Босния һәм Герцеговинада Татарстан мәдәнияте белән таныштылар

Мәдәният көннәре Россия Президенты һәм Хөкүмәте кушуы буенча Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Россия делегациясе составында Босния һәм Герцеговинада  үткәрелгән  чараларда катнашты. 21–23 ноябрьдә Сараево шәһәрендә Россиянең рухи мәдәният көннәре узды. Босния һәм Герцеговинада халыкка Россия мәдәниятенең бай тарихы һәм хәзерге көне күрсәтелде. Сүз дә юк, программада Татарстан мәдәнияте зур урын алып торды.

Татарстан министры «түгәрәк өстәл» янында «Мәдәниятара диалогның нигезе буларак рухи кыйммәтләрне саклау» дип аталган доклад белән чыгыш ясады. Анда ул субъектта рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының бай тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар өчен ул көнне Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары мастер-класслар да үткәрде. Мондый дәресләр барысы өчен дә кызыклы булды. Кунаклар күп нәрсәгә өйрәнделәр.

Рухи мәдәният көннәре кысасында Босния һәм Герцеговинада оештырылган чаралар төрлелеге белән аерылып торды. Бу җәһәттән Ирада Әюпова Рус география җәмгыяте тарафыннан Сараево милли театрында үткәрелгән «Гаҗәеп Россия» күргәзмәсендә дә катнашты. Анда Сараево халык театры директоры урынбасары Гордана Хреновица, Россия Мәдәният министрлыгының Музейлар департаменты директоры Александр Воронко, Босния һәм Герцеговинаның гражданнар эшләре буенча министры Анкица Гуделевич һәм Россия Федерациясенең Босния һәм Герцеговинадагы вәкаләтле илчесе Игорь Кабалухов белән очрашулар оештырылды. 

Россиянең Босния һәм Герцеговинадагы рухи мәдәният көннәре Россия Президенты һәм Хөкүмәте кушуы буенча Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
652
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: