Берәү-җыр тыңлый, берәү коймак белән сыйлана

Милли сәясәт өлкәсендә Татарстан Россиядә лидерлар рәтендә.

Бүген Галиәскәр Камал театры мәйданы милли көйләрдән, төрле милләт халкы җыр-моңнарыннан шаулап торды. Биредә “Мәдәният мозаикасы” дигән фестиваль узды. Ул “Татарстанда дәүләт милләт сәясәте тормышка ашыру” дип аталган программасы буенча тормышка ашырыла.

Фестивальдә катнашучыларны Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде.

– Без үзебезне бердәм халык итеп хис  итәргә тиеш. Әгәр болай эшләмибез икән, алга барып булмый. Татарстанда бар милләт халкы дус-тату яши. Бер-беребезнең мәдәниятен белеп, үзебездән соң мәдәни эз калдырачакбыз,- диде ул.

Әлеге чарада катнашучыларны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе – Ассамблея Советы рәисе урынбасары Константин Яковлев да бәйрәм белән котлады.

– Милли сәясәт өлкәсендә Татарстан Россиядә лидерлар рәтендә. Бу безгә республикада тынычлык һәм татулыкны сакларга ярдәм итә, – ди ул – Без –бердәм. Без – көчле. Ата-бабаларыбыз биргән бар гореф-гадәтне, йолаларны югалтмыйча саклагыз.

Фестивальдә татулык, дуслык, бердәмлек хакында еш әйтелде. Һәр милләт үзенең милли ризыклары белән генә сыйлап калмады, биредә аларның матур киемнәрен дә күреп сокланып була иде.Килгән кунакларның күбесе удмурт халкы янында иде. Алар пешергән мич коймагын чират торып ашадылар.  Кемдер сыйлана, кемдер җырлар тыңлап моңлатан биредә. Татарстан җырчылары гына түгел, Самара, Ижау, Сарансктан килгән этно төркемнәр дә чыгыш ясады. Сәхнәне татар эстрада җырчылары да моңга күмде. Халык Илсөя Бәдретдиновага кушылып җырлады.


Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
426
0
5
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: