Белгеч телләрне өйрәнү серләре турында сөйләгән

Сорауларга профессор, педагогия фәннәре докторы Резедә Фаил кызы Мөхәммәтшина җавап бирде.

Балаларны татар теленә, рус теле һәм башка телләргә ничек өйрәтергә? Сорауларга  КФУ Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты деканы, профессор, педагогия фәннәре докторы Резедә Фаил кызы Мөхәммәтшина җавап бирә.

«Кызымның теле чыгып килә, аның белән татарча гына сөйләшәбез. Рус телен балалар бакчасында, балалар мәйданчыгында өйрәнергә өлгерер әле, дип уйлыйбыз. Безнең фикер дөресме икән? Баланы рус телендә сөйләшергә әзерләргә кирәкме?»

Телне үстерүдә иң мөһиме – мохит. Сабыйның теле туган телдә ачылу бик кирәк. Ул «мама» түгел, ә «әни» дип әйтергә тиеш. Балалар бакчасына, мәктәпкә киткәч, сезгә «мама» дип тә дәшәргә мөмкин. Әмма барыбер «әни» сүзе балага күбрәк җылылык бирәчәк. Константин Дмитриевич Ушинский инде кайчан, бала, һичшиксез, ана телендә сөйләшергә тиеш, чөнки туган тел – халык күңеленең бер өлеше, дип язган. Пафослырак яңгыраса да, туган тел баланың милләткә кагылышын  билгели, дип әйтү дөрес.

Кайбер ата-аналар бик тар фикер йөртә. «Татар теле кайда кирәк булыр икән? Бөтен кәгазь эшләре рус телендә алып барыла бит», – дип, алар туган телләреннән баш тартып, сабыйларын русчага гына өйрәтә. Моны мин җинаять дип саныйм.

Бер мисал китереп үтәм. Педагогия фәннәре докторы, Хельсинки университетының заманча телләр бүлеге доценты Екатерина Протасова белән танышмын. Баксаң, аның тамырларында татар каны ага икән. Әти-әнисе советлар чорында баланы ничек тә заманага яраклаштырырга тырышкан, шуңа исемне дә русныкын кушкан. Әти-әнисе, сабые өчен борчылып, аны кайгыртып шундый адымга барган, чоры шундый катлаулы булган. Әмма ул барыбер әти-әнисенә үпкәле. «Нигә алар мине туган телемә – татар теленә хокукымнан мәхрүм иткәннәр икән?» – дип борчыла ул. Екатерина фикеренчә, ике телне белгән очракта, бүген ул тагын да нәтиҗәлерәк эшли алыр иде – төрки мәдәнияте вәкилләре белән дә уртак тел таба алыр иде.

Балама татар теле кирәк булмаячак, дип уйлаучы ата-аналар хаклы түгел. Баланы туган телгә хокукыннан мәхрүм итәргә ярамый.

«Ирем – рус,  үзем – татар кызы. Улыбыз русча гына сөйләшә. Аны ничек татарчага өйрәтергә икән?»

Димәк, үзегезгә аның белән татарча сөйләшә башларга кирәк. Бездә телләргә өйрәтүнең традицион ысулы яшәп килә. Аны «бутерброд ысулы» дип атарга мөмкин. Беренче катламы – туган тел, икенчесе – рус теле, өченчесе – чит тел.

Әмма бүген инде башка ысуллар да бар. Шуларның берсе буенча баланы берьюлы берничә телгә өйрәтергә кирәк. Бу концепция АКШта пәйда булган. Америкалылар сабыйларның төрле телләрдә сөйләшүен тели. Шуңа күрә әтисе – бер телдә, әнисе – икенче, әбисе – өченче, бабасы дүртенче телдә сөйләшә, йә булмаса сабый белән педагоглар шөгыльләнә.

Бу хакта беренче тапкыр ишеткәч, бик гаҗәпсенгән идем. Хәтта кайбер тел белгечләре дә күптеллелекнең тискәре йогынты ясавы турында сөйли бит. Бер телгә икенчесе кушылып, «тел боткасы» килеп чыга, дип. Әмма чынбарлыкта алай түгел икән.

Шәхси тормышымнан мисал китереп үтәсем килә. Оныгым туды. Сабыйга алты ай тулгач, кызым белән киявем американнар ысулын кулланасы итте. Кызым бала белән – татар телендә, киявем – рус телендә сөйләште. Атнага өч тапкыр инглиз теленнән, ике тапкыр – кытай теленнән укытучы (икесе дә – чит ил кешесе) килеп укытты. Моңа мин бик гаҗәпсендем. Миңа алар: «Әни, бүген  бутерброд ысулы эшләми», – дип кырт кисте һәм Массачусетс институтының билингвистика өлкәсендәге тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, сабыйны телләргә өйрәтүне дәвам итте.

Полилингвизмның мөһимлеге  телләрне өйрәнүгә генә дә кайтып калмый әле. Без мускулларны күнектерәбез бит, баш миен дә балачактан күнектерергә кирәк. Татар теле төрки телләр төркеменә кереп, баш миенең бер өлешен үстерә. Рус теле – славян телләре төркеменә кереп, минең икенче өлешен үстерә. Инглиз теле – алман телләре төркеме, кытай теле – сино-тибет телләре төркеме. Америка галимнәре бер телне һәм күп телләрне белүче кешеләрнең баш миен үлчәп караган. Күп телләрне белүчеләрнең баш мие берничә тапкыр авыррак булып чыккан.

Бала инде үзе аңлап сөйләшкән телдә чит телне өйрәнгән очракта, ул акцентсыз сөйләшәчәк, чөнки телнең ритмы, аһәңе сабыйның хәтерендә бик яхшы сакланып кала.

Күптеллелек баланы үстерә, зирәкләндерә. Бала аларны бутаса да, моңа борчылырга кирәкми. Шулай бервакыт оныктан: «Синең нәрсә ашыйсың килә?» – дип сорыйбыз. Ул: «Fish», – ди. Ягъни татар теленнән инглизчәгә күчеп сөйли. Әмма аның баш миенең дөрес эшләмәвен аңлатмый бу. Киресенчә, үсүен аңлата.

Алты ай чагыннан ук телләргә өйрәтелә башлагач, оныгым тел белгече булыр дип уйлаган идем. Әмма – юк, математик ул: робот техникасы белән шөгыльләнеп, математика олимпиадаларында җиңеп килә. Америкалыларның, күптеллелек баш мие эшчәнлеген үстерә, дигән фикерен тагын бер кат раслый бу.

«Баланы берничә телгә өйрәтсәк, начар сөйләшер дип куркабыз»

Корней Иванович Чуковский, 4 яшькә кадәрге балалар – тел даһилары, дигән. Чыннан да, нәкъ менә 4 яшькә кадәр телләр бик яхшы хәтергә сеңә, чөнки бала губка кебек бит. Бу губка никадәр күбрәк сыйдыра алса, шуның кадәр сыйдырсын. Соңыннан баш мие барысын да үзе тәртипкә салачак – кирәкмәгәнен алып ташлаячак, кирәген калдырачак.

Әлбәттә, ике теллелек, күптеллелек мәсьәләләрендә бәхәсләрнең тынып торганы юк. Логопедлар да, психологлар да бәхәсләшә. Әмма, үз тәҗрибәмә таянып, шуны төгәл генә әйтә алам: алдынгы, кирәкле күренеш бу!

Баланы туган телгә хокукыннан мәхрүм итәргә ярамый. Ул күп телләргә өйрәнмәсә дә, һич югында табигый ике телгә өйрәнсен. Без Татарстан Республикасында яшибез. Шуңа татар һәм рус телләре бергә өйрәтелергә тиеш.

Ике телне, ике мәдәниятне чагыштырып өйрәтергә мөмкин. Балалар татар халык әкиятләрен дә, рус халык әкиятләрен дә укысын. Мәсәлән, һәрбер халыкның үги кыз турында әкияте бар. Рус фольклорында бу – «Морозко», татарда – «Үги кыз» әкияте. Ике әкият тә ятимне рәнҗетмәскә өйрәтә.

«Мәскәүдә яшибез, татар мохите асылда юк диярлек. Үзебез рус телендә дә, татар телендә дә сөйләшәбез. Әмма балабыз бары тик русча гына сөйләшә».

Гаиләдә тел  мохите тудырырга, күбрәк татарча сөйләшергә мөмкин. «Дисней» яки «Карусель» каналлары урынына «Шаян ТВ»ны кабызып карагыз – шәт, файдасы тими калмастыр.

Чыганак: СНЕГ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
665
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: