Белем алу өчен Россияне сайлыйлар

Владимир Путин илнеэ югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларының санын кимендә ике тапкырга арттыру бурычын куйган иде.

Россиядә уку өчен чит ил кешеләреннән җиде меңнән артык гариза кергән, ике меңнән артыгы Россия югары уку йортлары тарафыннан хупланган. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Якын арада тагын җиде меңгә якын гариза булачак. Чит ил студентлары өчен квота быел 18 мең урын тәшкил итә. Бюджет урынына керү өчен чит ил кешесенә https://education-in-russia.com сайтында теркәлергә һәм анкета-белдерү тутырырга кирәк. 

Искәртеп үтик: Россия Президенты Владимир Путин илнеэ югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларының санын кимендә ике тапкырга арттыру бурычын куйды. 2023 елдан башлап ел саен 30 мең чит ил кешесе югары белем ала алачак.

Чыганак: "Парламентская газета"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
332
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: