Байконурда мәчет төзергә ниятлиләр

Хәзер шәһәрдә Изге Георгий Победоносец чиркәве эшли, ә шәһәр читендә Жаримбет ата мәчете урнашкан.

Казахстанның Байконур шәһәрендә мәчет төзергә мөмкиннәр, әлеге тәкъдим турында җәмәгать тыңлауларында фикер алышачаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы шәһәр хакимиятенә сылтама белән хәбәр итә.

«Байконур шәһәр хакимияте башлыгының 2021 елның 6 сентябрендәге боерыгы нигезендә, Байконур шәһәрендә йортлар салу һәм җирдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча даими эшли торган комиссия 14 сентябрьдә җәмәгать тыңлаулары үткәрелүе турында хәбәр итә», — диелә хакимият сайтында.

Эскиз проекты нигезендә, мәчетне Гагарин урамында төзергә ниятлиләр.

Бүгенге көндә шәһәрдә Изге Георгий Победоносец чиркәве эшли, ә шәһәр читендә Жаримбет ата мәчете урнашкан.

1994 елдан Россия Байконур комплексын (анда шул исемдәге космодром һәм шәһәр керә) Казахстаннан арендалый, шуның өчен ел саен 115 миллион доллар түли. Аренда 2050 елда төгәлләнә. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
394
0
3
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: