Аксубай китапханәсендә Корея студентлары кунак булды

Кунак студентлар — Көньяк Корея гражданнары. Алар автостоп белән Алексеевск-Чистай-Аксубай-Бөгелмә маршруты буенча сәяхәт кылдылар.

Аксубай үзәк китапханәсенә Казан университеты студентлары төркеме килде.

Кунак студентлар — Көньяк Корея гражданнары. Алар автостоп белән Алексеевск-Чистай-Аксубай-Бөгелмә маршруты буенча сәяхәт кылдылар.

Үзәк китапханә директоры Ирина Телешева кунаклар белән китапханә буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар Аксубай китапханәсенең бүлекчәләрендә булдылар, хезмәткәрләр аларга китапханә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Яшьләр күргәзмәләрне, китапларны, гәзитләрне, балалар өчен китап-уенчыкларны, өстәл китапларын карады.

Яшьләр һөнәри медицина һәм педагогик белемгә ия булсалар да, Казан югары уку йортында укуларын дәвам итә. Рус телен камилләштерү өчен автостоп белән Татарстан буенча сәяхәткә чыкканнар, диелә район газетасы хәбәрендә.

Чыганак: Татар - информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
392
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: