3 – 7 ноябрьдә "Зур этнографик диктант-2021" акциясе үтәчәк

Сүз уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләр һәр ел саен югары дәрәҗәдә этнографик белемнәргә ия булуларын күрсәтеп, иң күп балл туплаучылар исемлегенә керә.

Диктант халыкның этнографик белемнәрен, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләү генә түгел, бәлки әле киң җәмәгатьчелекнең милләтара тынычлык-татулык мәсьәләләренә игътибарын җәлеп итү мөмкинлеге дә бирә.

Диктант язуда Россия һәм чит илләрдә яшәүче теләсә кем катнаша ала. Ул рус, инглиз һәм испан телләрендә языла.

Биремнәр 2021 елның 3 ноябрендә 00.01 сәгатьтә Зур этнографик диктантның рәсми сайтына (www.miretno.ru) урнаштырылачак.

Диктант текст рәвешендә бирелә. Аңа түбәндәгеләр кертелә:
– 20 сорау – Диктантның гомумфедераль өлеше: акциядә катнашучыларның барчасы өчен;
– 10 сорау – Диктантның төбәк өлеше: Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен аерым;
– 30 сорау – сорауларның чит илләрдән катнашучылар өчен өлеше: Россия Федерациясеннән читтә яшәүчеләрнең барчасы өчен.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен  иң зур балл күләме – 100. Диктантны узу вакыты – 45 минут.

Диктанттан соң акциядә катнашучыларның һәммәсенә, җаваплары тикшерелеп, шәхси нәтиҗә җибәрелә. Диктанттан соң ук, тупланган баллар күрсәтелеп, электрон рәвештә катнашучы сертификаты булдырыла (электрон почтага җибәрелә).

Диктант беренче тапкыр 2016 елның 4 октябрендә уздырылган. Анда Россиядә яшәүче 90 000 кеше катнашкан. Ә инде 2020 елда акциягә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 123 иленнән барлыгы 1 742 661 кеше кушылган. 

Сүз уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләр һәр ел саен югары дәрәҗәдә этнографик белемнәргә ия булуларын күрсәтеп, иң күп балл туплаучылар исемлегенә керә.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
342
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: