"Зур этнографик диктант – 2021": кайда, ничек һәм кем өчен?

Узган ел әлеге чарада барлыгы 1 млн 742 мең кеше катнашкан.

Быел Халыкара “Зур этнографик диктант” мәгърифәтчелек акциясе 3–7 ноябрьдә узачак. Әлеге акциягә теләгән һәр кеше кушыла ала. Быел ул онлайн форматта узачак. Бу исә катнашучыларга дөрес җавапны шундук белү мөмкинлеген бирәчәк.

Узган ел “Зур этнографик диктант”та барлыгы 1 млн 742 мең кеше катнашкан.

– Акциянең төп бурычы – тест сорауларына җавап биргәннән соң, катнашкан һәркемдә үз тарихына, Россиядә яшәүче халыкларның мәдәниятенә карата кызыксыну уяту. “Зур этнографик диктант”ның сораулары шул рәвешле төзелгән ки, аңа әзерлеге булмаганнар да рәхәтләнеп җавап бирә алачак, – дип сөйләде чарага багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Магданова.

Инде әйтелгәнчә, диктант тест форматында булачак һәм 30 сораудан торачак. Сорауларның 20се – барлык катнашучылар өчен уртак һәм 10ы – һәр төбәктә яшәүчеләр өчен аерыла торган итеп төзелгән. Әлеге сорауларга 45 минут дәвамында җавап биреп, иң күп дигәндә, 100 балл җыярга мөмкин. Диктантны өч телдә – рус, инглиз һәм испан телләрендә язарга була.

Офлайн катнашырга теләүчеләр өчен, “Зур этнографик диктант” махсус мәйданчыкларда узачак. Казанда алар – Халыклар дуслыгы йорты, Вишневский урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан Үзәк китапханә, шәһәр мәктәпләре, Туризмны үстерү комитеты бинасы, Вахитов районының 22 нче гимназиясе. Моннан тыш, Татарстанның 45 районында да барлыгы 244 мәйданчык эшләячәк.

– Әлеге акцияне уйлап табучылар белән бик яхшы таныш мин. Аның “туган ягы” – Удмуртия. Ул чакта ук без милли сәясәт, милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы төп проблема – бер-беребез турында аз белүебезне яхшы аңлый идек. Диктант ул – грамоталылык өчен көрәш. Этнографик диктант та үз алдына халыкның милли мәсьәләләрдә грамоталылыгын арттыру бурычын куя, – дип сөйләде Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов. – Безнең өчен этнографик диктантта катнашу – ирекле гамәл булса, чит ил гражданнары өчен телне, илебез төзелешен белү өчен үзенә күрә бер имтихан ул.

Быел әлеге акция Россиядә бишенче мәртәбә узачак. Узган ел Татарстанда “Зур этнографик диктант”ны 45 муниципаль берәмлектә 105 мәйданчыкта язганнар, Казанда исә акцияне үткәрү өчен 13 мәйданчык эшләгән.

“Зур этнографик диктант”та ничек катнашырга?

  • 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр теләсә кайсы көнне miretno.ru сайтына керергә;
  • “Диктантны узарга” (“Пройти диктант”) дигән төймәне табып, шуңа басарга;
  • үзең турындагы мәгълүматны тутырырга;
  • 30 сорауга җавап бирергә;
  • катнашкан өчен бирелә торган махсус сертификатны йөкләтеп алырга.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
355
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: