Җырчы Альбина Кармышева: "Телне җыр аша өйрәнәм"

Үзенекеләрне генә түгел, татар халык җырларын да бик яратып башкара ул.

Автор-башкаручы, бәйрәмнәр алып баручы, җырчы Альбина Кармышеваның татар эстрадасында үз юлы бар. Аның җырларына мөкиббән киткән тамашачысы җитәрлек. Ул үзе дә бер урында тормый. Яңа җырлар иҗат итә, аларга клип төшерә. Үзенекеләрне генә түгел, татар халык җырларын да бик яратып башкара. Кая барса  да, татар җырын, моңын танытырга тырыша.

– Альбина, Казанга ничек килеп эләктең?

– Мин – Мордовиядә туган бала. 17 яшемдә  Казанны күрергә килдем һәм бер күрүдә яраттым. Шуннан соң монда килү теләге тагын да артты. Ничек итсәк иттек, Казанга килеп урнаштым. Укырга кердем. Педагог, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев классына укырга кердем. Ул чакта әле дөрес итеп татарча сөйләшә белми идем. Мин катнаш гаиләдә туган бала.  Әнием яртылаш украин, яртылаш рус кешесе. Ә менә татар җырларын җырлыйсы килә. Шулчакта Миңгол абый миңа татар теле укытучысы да булды, җырларга да өйрәтте. Дөрес әйтмәгән авазларны кабатлата иде. 

– Сине нинди җыр танытты дип уйлыйсың?

– Шагыйрь Ринат Харис «Торналар» җырын тәрҗемә итеп биргән иде. Бу җырны 38 телдә җырлыйлар, татарчасы юк әле, диделәр. Җырларны матур итеп башкарыр өчен телне яңадан өйрәнергә туры килде. Хәзер дә каядыр барып чыгыш ясарга җыенсам, иң элек иптәшем Айзатка сөйләп күрсәтәм. Үз өстемдә эшлим. Татарча матур итеп сөйләшергә тырышам.

– Туйлар, мәҗлесләр, никахлар да алып барасың. Бу эшең үзеңә ошыймы?

– Бик ошый. Кеше арасында миңа рәхәт. Бөтен милләт кешесе миңа бик якын. Күңелемдә “халыклар дуслыгы йорты” яши. Чегән туена барсам, чегәнчә, үзбәк туенда үзбәкчә  җырлыйм. Кичтән французча җырларга кирәк дисәләр, төн чыкканчы ул җырны өйрәнеп куям. Үз эшемә бик җаваплы карыйм. Кеше мине ышанып чакыра икән, бәйрәмнән үкенеп китәргә тиеш түгел.

– Күңелең – гел игелектә. Син ярдәм итеп кенә калмыйсың, авыру балаларны танытасың…

– Икенче баламны тапкач, күңелдә кемгәдер ярдәм итү теләге уянды. Баштарак Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә концертлар куя башладык. Үз гомеремдә нинди генә хәйрия чарасына чакырсалар да, бармыйча калганым булмады. Хәтта булган эшләремне калдырып та китә идем. Савап булсын. Кемдер мине күрсен, мактасыннар дип йөрмим. Яхшылык эшләсәм, күңелем чистара, рәхәт булып китә. Ә миңа башка берни кирәкми.

– Эстрадада җырчылар күп. Сәхнәдә калыр өчен нишләргә кирәк?

– Үзең булып калсаң, шул җитә. Бер урында торырга ярамый. Җырчы гел хәрәкәттә булырга тиеш. Нидер уйларга, яңалык эзләргә кирәк. Үзем җырлар язгач, миңа бераз җиңел.  Гаиләм – иҗатымда төп терәк. Күңелем тыныч булгач, яңа җырлар да туа. Ай саен ниндидер яңа эш эшлим.

– Иҗатың сүнмәсен өчен акча кирәк. Килешәсеңме?

– Юк, килешмим. Минем өчен акча иң мөһим әйбер түгел. Әмма акча булмаса, җыр яздырып булмый. Минем очракта бу мөмкин. Үзем язам, җырлыйм, уйныйм. Хәзер җырчыларга үсү өчен социаль челтәрләр бар. Әнә шунда актив булсаң, син югалмыйсың.

– Нинди хыялларың бар?

– 4 ноябрьдә  туган көнем. Шул көнгә берәр яңа клип чыгарырга җыенам.  Хәзер күбрәк өйдә эшлим. Гитара буенча онлайн дәресләр бирәм. Зөлфәт белән “Яшәргә” дигән  җыр яздырдык.Пандемия вакытында  бик чыгып йөрмәскә тырышам.Үз балаларым белән шөгыльләнәм. Катнаш никахтан булган гаиләләрдә яшәүче балаларны татар телендә җырларга өйрәтәм. Миңа хәтта, олы кешеләр дә килә. Җыр аша телне өйрәнәбез.  Дәүләт эшендә эшләмәгәч, вакытым күп кала. Мәҗлесләргә барып кайткалыйм.

–Төрле телләр беләсең. Үзеңне нинди милләт кешесе дип саныйсың?

– Мин – татар. Инстаграмда берәү сары башлы марҗа дип яза. Әмма минем исем китми. Мин – татар. Тел бетә, диләр. Әгәр юктан гаеп эзләп, татарны батырып утырсаң, бетә инде ул. Кая барсаң да, татар җырын җырлап, үзебезчә сөйләшергә кирәк. Татар дип күкрәк кагасың икән, җырла үзебезнең көйне!  Һәрнәрсә үзебездән башлана. Якыннарыма татарча смс язам. Актаныш әниемә дә гел матур сүзләр белән сәлам юллыйм. Телгә өйрәнергә була. Теләк кенә кирәк!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
662
3
12
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 27 сентябрь 2021 - 21:11
    Без имени
    Уңышлар сиңа,әфәрин!
  • 27 сентябрь 2021 - 16:24
    Без имени
    Афэрин??Альбина Кармышеванын ижаты белэн 2 ел гына таныш… Эмма мин Ана гашыйк! Узе юлы белэн барганы очен,уз фикерендэ кала белуе очен,эшчэнлеге,югары дэрэжэдэге кеше булганы очен!!!! Барлык телдэге жырларны матур,монлы итеп башкара,бик яратып тынлыйм!!!!???
  • 26 сентябрь 2021 - 23:18
    Без имени
    Шэп булган! Рэхмэт!!!