"Йортыбыз - Татарстан" фестиваленә гариза бирергә өлгерегез!

Быел сайлап алу туры онлайн форматта үтәчәк.

15 октябрьдә «Йортыбыз — Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленә гаризалар кабул итү төгәлләнә. Быел сайлап алу туры онлайн форматта үтәчәк.

Фестивальнең Гала-концерты, гадәттәгечә, 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә узачак һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларның финал ноктасы булачак.

Гаризалар өч номинациянең берсе буенча кабул ителә:

1) Вокал (халык, эстрада)
2) Хореография (халык биюе, эстрада биюе)
3) Инструменталь музыка.

Катнашу өчен анкета-гаризалар 15 октябрьгә кадәр Google формасында сылтама буенча, видео-гаризалар шулай ук 15 октябрьгә кадәр Тelegramда кабул ителә.

Видеоязма исемендә түбәндәгеләрне күрсәтү зарур:

1) Башкаручының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме / Коллектив исеме
2) Номинация
3) Чыгышның исеме
4) Сәнгать җитәкчесе / башкаручының телефон номеры
5) Коллектив / башкаручы гариза биргән муниципаль берәмлек исеме.

Видеоязмалар турындагы мәгълүмат Google аша тутырылган анкетага туры килергә тиеш.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
396
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: