Вәзир Уразаев: «Татарлар һәм башкортлар элек-электән дуслар»

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә информатика фәне укытучысы белән әңгәмә.

Казанның татар телендә белем бирә торган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә информатика фәнен укытучы башкорт егете Вәзир Уразаев “Татмедиа Junior” проекты өчен интервью бирде.

Ул Казанга күчү тарихы, татарлар һәм башкортлар дуслыгы, Казанда башкорт телендә аралашу өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.

– Башкортлар һәм татарлар арасындагы каршылык турында ишетеп тә, белеп тә торам. Гомумән, кызык хәл ул. Чөнки чын дөресе болай да билгеле. Татарлар һәм башкортлар элек-электән дуслар. Тик кемнәрдер бу мөнәсәбәтләрдән проблема ясарга, матбугат чараларына чыгарырга тырыша. Шәхсән минем Казанда яшәп, бер тапкыр да андый хәлгә очраганым юк. Шуңа күрә андый хәбәрләргә елмаеп кына карыйм, – ди Вәзир Уразаев.

Чыганак: Ялкын

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
416
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: