Владимир Путин чит ил мигрантлары өчен коронавируска каршы вакцинация эшен оештырырга кушты

Россия Президенты тиешле чараларны финанслау өчен чыганаклар табарга күрсәтмә бирде.

Россия Президенты Владимир Путин чит ил мигрантлары өчен коронавируска каршы вакцинация  эшен оештырырга кушты.

"Яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау өчен чит ил гражданнарын һәм РФ территориясендә урнашкан гражданлыгы булмаган затларны вакцинацияләү мөмкинлеген тәэмин итәргә, шул ук вакытта санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне күздә тотарга", - диелә хөкүмәт йөкләмәсенең берсендә.

Аның үтәлеше буенча дәүләт башлыгы 30 июньгә кадәр хисап көтә.

Чыганак: ТАСС

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
327
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: