Вардуи Егиазарян: "Чаллыда әрмән дөньясын барлыкка китердек"

"Бәйрәмнәребезне, туган телебезне онытмыйбыз. Соңгы 8-9 елда бик зур үсеш кичердек", - ди ул.

Чаллы шәһәрендә “Наири” дип исемләнгән әрмән милли мәктәбе эшли. Биредә төрле яшьтәге балалар шөгыльләнә. Әлеге оешманың үзенчәлекләре, уңышлары һәм әрмән халкының милли бәйрәмнәре турында мәктәп җитәкчесе Вардуи Егиазарян белән сөйләштек. 
– Вардуи Варашиловна, мәктәп кайчан оешкан иде? 
– Мин белемем һәм бар булмышым белән – укытучы. Педагоглар нәселен дәвам итүче. Әлеге мәктәптә 2001 елдан бирле эшлим. Шушы вакыт эчендә күп вакыйгалар булды. Хәзер безнең оешма күбрәк клуб дигән төшенчәгә туры килсә дә, мин педагог булганлыктан, аны мәктәп дип атарга яратам. Чөнки башлаган елларда без нәкъ шулай ачылдык. Әрмән җәмгыяте буларак бөтен җирдә катнаштык.  Хәзер дә шул кыйблабыздан тайпылмыйча дәвам итәбез. 
– Клубның төп үзенчәлеге нидә, ул ниләр белән шөгыльләнә? 
– Эшчәнлегебезнең төп үзенчәлеге шунда – без Чаллыда зур булмаган үзебезнең әрмән дөньясын барлыкка китердек. Шул ук вакытта үз тамырларыбызны, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, туган телебезне онытмыйбыз. Соңгы 8-9 елда бик зур үсеш кичердек. Югары дәрәҗәләргә ирештек. Әгәр элек без язарга, укырга гына өйрәнсәк, хәзер зур фольклор бәйрәмнәрен уздырабыз. Безнең тамашачыларыбыз исә әрмәннәр генә түгел, татарлар, руслар, башкортлар да. Кыскасы, шәһәребездә яшәүче барлык милләт вәкилләре. 
– Сездә укучы, шөгыльләнүче балалар күпме? 
– “Халыклар дуслыгы”ндагы атнага берничә тапкыр очрашабыз. Безгә күпчелек очракта төрле яшьтәге балалар йөри. Кайсыларыдыр килә, кайсыларыдыр китә. Ләкин төп состав 40лап бала. Әле аларның ата-аналары да йөри. Биредә өч укытучы эшли. Без туган телне, әрмән мәдәниятен, әдәбиятын укытабыз. Төрле яклап өйрәтәбез, чөнки бер якны гына алып бетерү мөмкин түгел. Мәктәп статусы булганда да мәдәнияткә зур өлеш бирә идек. Ул вакытта да без барысын да өйрәндек. Шул юлыбызны әле дә булса дәвам итәбез. Шуңа күрә безнең балалар үз туган телләрендә яза, аралаша, һәм әлбәттә шул телдә фикер йөртә. Алар белән республика конкурсларында катнашабыз. Әти-әниләре балаларның сәхнәдә чыгыш ясауларын ярата. Биредә укып киткән укучыларыбыз хәзер инде үзләре үк бәйрәмнәр оештыра, алып бара. Минем бертуган апам да укытучы. Ул Әрмәнстанда яши. Беләсезме ул миңа нәрсә ди? “Хәтта без дә сез Татарстанда эшләгән кебек эшләмибез. Сез уздырган чараларга карыйм да, шаккатам. Сез Татарстанда кечкенә Әрмәнстан барлыкка китергәнсез”, – ди. 


– Нинди милли бәйрәмнәрегез бар? 
– Шунысы сөендерә: безнең “Терендез” халык бәйрәме татарларның Сабантуе кебек матур итеп үткәрелә. Ул ел саен февраль аенда уздырыла. Бәйрәм үзенең эчтәлеге белән бераз Гашыйклар көненә дә, Май чабу бәйрәменә дә якын. Ул көнне гашыйк парлар учак өстеннән сикерә. Тагын бер матур традициябез бар. Анысы Әрмән мәдәнияте көне. Без аны ел саен ноябрь аенда уздыра торган идек. Ләкин быел чикләүләр булу сәбәпле, зурлап үткәреп булмый. Бу вакытта без үзебезнең милләттән булган җырчы дусларыбызны чакырып, бәйрәм оештырабыз. Барлык иҗади байлыгыбызны тәкъдим итәбез. Балалар да чыгыш ясый. Әлеге көннәрдә мәктәп турында да сөйлибез, әлбәттә.

Зөһрә САДЫЙКОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
435
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: