Удмурт милли ризыгы – перепеч пешерәбез (РЕЦЕПТ)

Аны исә һәр хуҗабикә үзенчә әзерли. Без сезгә Людмила Егорова әйткән рецептны тәкъдим итәбез.

Удмурт кухнясының иң данлыклы милли ризыгы булып  пәрәпәч (перепеч) санала. Мичтә пешерелгәнгә күрә, аның атамасында да нәкъ шушы сүз кулланыла. Дөрес, хәзерге вакытта аны газ мичендә дә пешерәләр. Ул арыш оныннан әзерләнә һәм ачык пирожкины хәтерләтә. Аны әзерләр өчен төче камыр басарга кирәк. Аны исә һәр хуҗабикә үзенчә әзерли. Без сезгә Людмила Егорова әйткән рецептны тәкъдим итәбез. 

Ул камырны сөт, йомырка, эретелгән дуңгыз мае, тоз һәм арыш оны салып баса. Монда нәкъ менә арыш оны кирәк, чөнки бодай оныннан кәрҗиннәр матур килеп чыкмый. Камырны баскач, аны 20 минутка пленкага төреп куярга кирәк. Бу вакыт эчендә эчлек ясап алырга кирәк булачак. Анысын да төрле кеше төрлечә ясый. Кемдер бәрәңге боламыгы, кемдер эремчек, ә кемдер гөмбә, суган һәм фарш салып пешерә.  

Камыр әзер булгач, аны кәрҗин рәвешенә китереп ясыйбыз, кырыйларын бөгеп, уртасына эчлек салабыз. Шунысын истә тоту мөһим: перепечиның иң төп компоненты – чи йомырка, аннан башка эчлек тарала. Шуңа күрә эчлекны кәрҗиннәргә урнаштырганчы, аны йомыркага сөт кушып тугланган массага салып болгатырга кирәк. Шуннан соң гына кәрҗиннәргә салабыз.

Әзер ризыкны 170-200 градуска кадәр җылытылган мичкә куеп, 20 минут чамасы пешерәбез. Аннан алгач, перепечига ак май сөртеп, сөлге белән бераз каплап торабыз. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Зөһрә САДЫЙКОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
786
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: