Туган телгә - тәүге адым

“Умка”өстәмә белем бирү үзәгендә якшәмбе татар мәктәбе дә үзенең ишекләрен ачты.

Сургут шәһәрендәге Сургут районы Белый Яр бистәсендә  “Акъяр” татар  оешмасы күптән түгел оешты гына әле. Әмма ул  бистә тормышына яңа төсмер өстәргә өлгерде дә инде. “Умка”өстәмә белем бирү үзәгендә “Акъяр” татар оешмасы кысаларында эшләүче якшәмбе татар мәктәбе дә үзенең ишекләрен ачты.  Ачылу тантанасына халык күп җыелды.                                                                 

Килгән кунакларны ачык йөз, тәмле сүз белән хуҗабикә Рәзилә Хәерова һәм оешманың активисты Гөлия Садретдинова каршы алды.

Ямь өстенә ямь өстәп, холлда һәвәскәр рәссам Ләйсән Кәримованың картиналарыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Рәссам үзе дә чарада катнашып, уй- фикерләре, планнары белән уртаклашты. Картиналардан гына түгел, Ләйсәннең үзеннән дә татар халкына хас мөлаемлык, тыйнаклык, самимилек бөркелеп тора.

Җылы әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.

Төп максат – татар мәктәбе ачу булганлыктан, Гүзәл Шәрәфетдинова күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Остазларының чыгышына җанлы мисал булып, аның шәкертләре дә килгән иде. Гүзәл Минсалиховнаның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, аның телне өйрәтү буенча үз методикасы да булдырылган. Шуңа күрә “Акъяр” оешмасы аны якшәмбе татар мәктәбен җитәкләргә чакырды. Гүзәл Минсалиховна бистәнең 3 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, күпләр өчен бик таныш шәхес.

Шулай итеп, “Акъяр” татар якшәмбе мәктәбе ике җирдә – Белый  Ярда һәм Сургут шәһәренең эзендә эшлиячәк. Дәресләрне бистәнең 3нче мәктәбе укытучылары алып барачак.

Өлкәннәр оештыру эшләре турында сөйләшүне дәвам итте, ә балалар беренче дәрескә икенче бүлмәгә күчтеләр.

Укытучылар  беренче дәресне мәктәп темасына багышлап әзерләделәр. Балалар бер дәрес эчендә 10лап  сүзне татарча ойрәнделәр һәм “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырынын бер куплетын татарча җырларга да өлгерделәр. Дәрес ахырында өйрәнгән сүзләрдән җөмләләр төзеп һәм җыр башкарып, әти-әниләрен  гаҗәпкә дә калдырдылар. Кайбер ата-аналарның хәтта күзләрендә сөенечтән яшь тамчылары җемелди иде.

Бик тә кирәкле эш башланды бу көнне. Озын гомерле булсын!

Гөлсинә МӨБӘРӘКШИНА

    

                                                                       

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
825
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: