Төрле милләт вәкилләре Яңа елны ничек каршылый? 

Һәр милләтнең - үз үзенчәлеге, Яңа елны каршы алуның үз традицияләре бар.

Әрмән яшьләре Яңа елны бары тик өлкәннәр белән бергә каршылый 

Әрмәннәрдә Яңа ел Аманор Навасард дип атала. Әлеге милләт вәкиле Вардуи Егиазарян безгә яңа ел табынына нинди ризыклар куелуы турында сөйләде. 

– Яңа елга без 2-3 көн кала ныклап әзерләнә башлыйбыз. Долма (виноград яфрагына төрелгән ит фаршы) өчен бәрән, тана ите сатып алабыз. Ризыкны исә барыбыз бергә – йорттагы иң өлкән кеше, киленнәр, кызлар, оныклар әзерлибез. Иң мөһиме – ит яхшы, сыйфатлы булсын. Долмадан тыш Яңа ел табынында һичшиксез булырга тиешле тагын бер тәмлүшкә  – гата дип аталган камыр ризыгы. Аның эченә тәңкә салабыз. Ашаганда тәңкәле кисәк эләккән кешенең тормышында шатлыклы вакыйга булыр дигәнне аңлата. Бу – безнең бер традиция. Өйдә генә түгел, ниндидер зур чаралар вакытында да эшлибез аны. Бәйрәм табынына әрмән фореле – ишхан, авелук дигән үсемлектән салат, бик күп төрле чикләвекләр куела. Җиләк-җимешләрдән анар (гранат) – беренче урында. Әрмән кухнясында ул – төп җиләк-җимеш. Анар – муллык, бәрәкәт символы. Балалар теләгән кешеләр дә өстәлгә гранат һәм виноград куя. 

Шулай ук дуңгызның зур ботыннан әзерләнгән ризык та – әрмәннәрнең яраткан тәмлүшкәсе. Аны өч көн тозлы суда батырып торабыз. Аннан соң итне мичтә төрле тәмләткечләр салып әзерлибез. Табынга аны шулай бербөтен итеп, яшелчәләр белән бизәп чыгарабыз. Бастырма, тәмләткечләр белән киптерелгән тана ите, зәйтүн, лаваш – шулай ук Яңа ел табынына куела торган ризыклар.. Эчемлекләрдән кызыл шәраб һәм чача тәкъдим ителә.

Традицияләргә килгәндә, табын түренә гаилә башлыгы утыра. Аннан соң – башкалар. Тостны да иң элек гаилә башлыгы әйтә. Бокалларны аннан узып күтәрмиләр. Узып баручы елга барыбыз бергә рәхмәт әйтәбез. Иң мөһиме – яшьләр Яңа елны өлкән буын белән каршылый. 12 дә бергә булып, шуннан соң гына башка компаниягә китәргә рөхсәт ителә. Әгәр балаларым минем белән Яңа ел каршы алмаса, мин аларга үпкәләячәкмен. Балаларның өлкәннәрдән башка бәйрәм итүе – әрмәннәр өчен хупланмый торган күренеш. Аннан соң беребез дә бүләксез калмый. 1 гыйнварда кунактан-кунакка йөреш – шулай ук күркәм гадәт.        

“Яңа елдан бигрәк авыл көнен көтәбез” 

Чуваш милләтеннән булган Зинаида Журавлева әйтүенчә, авылларында төп бәйрәм 21 ноябрьдә уза. 

– Авырулар килгәнче, туганнар, күршеләр белән җыелыша торган идек. Күрше авыл халкы да безгә килә торган иде. Үзара бик дус яшибез. Ашыйбыз, җырлыйбыз, биибез. Иң төп ризыкларыбыз – дерелдәвек, дуңгыз итеннән ясалган кабымлыклар. 31 декабрь башка милләт вәкилләреннән әллә ни аерылмый. Ул көнне гадәттә клубка барабыз. Яшьләр 1 гыйнвар иртәсенә кадәр күңелле итеп ял итә. Яшь вакытта мин дә йөри торган идем, хәзер алай иртәнгә кадәр үк бәйрәм итеп булмый. 

Бурят кухнясында төп ризык – бууза 

Бурят милләттеннән булган Сэсэгма Бубеева сүзләренә караганда, алар төп Яңа елларын февральдә билгеләп узалар.   

– Милли кухнябызда төп ризык – бууза. Ул татарларның мантыена охшаган. Безнең иң тәмле, яратып әзерли торган сыебыз. Эченә бәрән, тана ите турап салына. Бер генә бәйрәм табыны да аннан башка булмый. Ә калган ризыклар рус кухнясыннан аерылмый. Безнең бит үзебезнең Яңа елыбыз бар. Аны февральдә билгеләп узабыз. Төп традицияләр, йолалар да шул вакытта эшләнелә.
Кемдер бәйрәм табынына шулай ук боова әзерли. Анысы инде камыр ризыгы. 

Бурятиядә, әлбәттә, үзенчәлекле ризыклар күбрәк әзерлиләр. Табын түренә төрледән-төрле ит ризыклары куела. Иң данлыклысы – сарык түшкәсе. Ул бухлёр дип атала. Яңа ел табынына аны һәркем  әзерли. Сарыкны зуур кәстрүлгә салып пешерәләр дә табынга зур кисәкләргә бүлеп бирәләр. Иң мөһиме – сарыкның эчке органнарын да пешерәләр. Тиресеннән кала һәр нәрсәсен ашыйлар. 

Эчемлекләргә килгәндә, сөтле чәйне бик яратабыз. Бурятиядә исә иң популяр эчемлек – арса.

Зөһрә Садыйкова 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
886
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: