Түбән Кама буйлап "милли" трамвайлар йөри башлады

Транспортның ике вагоны милли тематикага багышлаганнар.

24 июньдә Түбән Каманың "Горэлектротранспорт" депосында милли стильдә бизәлгән ике трамвайны файдалануга тапшырдылар.  2 нче маршрут буенча йөрүче трамвайлар Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы тематикасын күрсәтә.

Район башкарма комитетының беренче урынбасары Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, предприятие барлык иҗтимагый инициативаларны актив хуплый һәм бизәлгән трамвайлар - шуларның берсе.

Чыганак: Комсомольская правда

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
392
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: