Татарстанның үзбәкләр җәмгыяте медицина хезмәткәрләре өчен хәйрия акциясе уздыра

Активистлар табиблар һәм медицина персоналы өчен үзбәк пылавы әзерләячәк.

Татарстанның үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең «кызыл зона»сында эшләүче медиклар өчен хәйрия акциясе уздыра.

Активистлар табиблар һәм медицина персоналы өчен 400 кешегә үзбәк пылавы әзерләячәк.

«Шул рәвешле без ковидка каршы көрәштә алдынгы сафларда баручыларга рәхмәтебезне белдерергә ниятлибез. Кешеләрнең гомерен саклап калу буенча бөтен көчне суыра торган бик авыр, бик җаваплы эш бу. Безгә – үзбәкләргә һәм, гомумән, Үзбәкстанда яшәүчеләргә медицина хезмәткәрләренә карата иксез-чиксез ихтирам-рәхмәтебезне күрсәтү мөһим», – ди Татарстанның Үзбәкләр милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдуманоб Абдусатаров.

Гадәттәге рецепт буенча пылау пешерүгә 29 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә (Оренбург тракты, 23/1) керешеләчәк. Пешкәннән соң үзбәкләрнең милли ризыгы, порцияләргә төрелеп, 14.30 сәгатьтә Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китереләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
304
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: