Татарстанның Әгерҗе районында «Гырон быдтон» удмурт бәйрәме узды

Гадәттәгечә, бәйрәмне болыннар чәчәк атканда үткәрәләр. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм уңыш турында дога кылалар.

Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында «Гырон быдтон» («Гершыд юмшан») республика удмурт мәдәнияте бәйрәме уза. Чарада Татарстан Республикасы, Удмуртия, Пермь крае, Киров өлкәсеннән килгән кунаклар катнаша.

«Гырон быдтон» — удмуртларның яз-җәй вакыты бәйрәмнәренең берсе. Аның исеме удмурт теленнән турыдан-туры «җир сөрү ахыры» дип тәрҗемә ителә. Гадәттәгечә, бәйрәмне болыннар чәчәк атканда үткәрәләр. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм уңыш турында дога кылалар.

Варклед-Бодьяда узган бәйрәм кунаклары «Истоки» театральләштерелгән тамашасының шаһитлары булдылар. Музыкаль-хореографик композициянең нигезенә Варклед-Бодья авылы җырлары һәм биюләренең экспедиция язмалары алынган.

Алга таба бәйрәм фольклор коллективлар катнашындагы концерт, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслы йорты исеменнән Ирек Шәрипов чыгыш ясады.

Бәйрәм аланында фестиваль ачылышы белән беррәттән милли аш-су, шулай ук «Кужым мертан» Татарстан халыкларының  уеннары белән интерактив нокта, «Шудон корка» — традицион удмурт уеннары, «Чеберина но Батыр» («Чибәркәй һәм Батыр») — матурлык һәм осталык конкурсы, «Кужым мертан» («Кем көчлерәк») — традицион удмурт ярышлары, «Усточи» («Оста») — декоратив-гамәли сәнгать остаханәсе,«Кужым мертан» («Кем көчлерәк») — көч һәм түземлекне сынаучы удмурт уеннары, «Кылбугор» («Белем йомарламы») — әдәби мәйданчык, удмурт телендә китап басмалары белән экспозиция; «Куно азбар» — милли аш-су белән кунак йортлары һәм башкалар ачылды.

Бәйрәмдә «БиГерд» — «Без бердәм бәйләм» удмурт яшьләренең V форумына килгән кунаклар да актив катнашачак.

Моннан тыш, тамашачыларны Ижаудан «Айкай» фольклор җыр һәм бию театры чыгышы да көтә. Артистлар Россиянең төрле төбәгендә яшәүче удмуртларның бик сирәк очрый торган фольклор традицияләрен үз эченә алган программаны тәкъдим итәчәкләр.

Бәйрәм ахырында «Куно келән» — кунаклар озату йоласы булачак. Алга таба яшьләр өчен Ижаудан популяр «Эктоника» удмурт дискотекасы оештырылачак.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
496
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: