Татарстан районнарында халык кәсепчелеге остаханәләре барлыкка килергә мөмкин

Проект кәсепчелекне популярлаштыру максатын күздә тота.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Дәүләт Советы утырышында «Татарстанда халык сәнгать эшләнмәләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү турында» докладын тәкъдим итте.

«Татарстан район-шәһәрләрендә ташламалы шартларда халык кәсепчелеге остаханәләрен ачу, һөнәрчелек эшләнмәләрен сату өчен республика галереясен оештыру турында уйлыйбыз», — диде министр.

Ул сәнгать эшләнмәләренә интеллектуаль милекнең норматив базасын булдыру кирәклеген әйтте.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек рәсми реестры буенча, Татарстанда халык кәсепчелек эшләнмәләре җитештерүче бары тик 42 субъект икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр буларак рәсми рәвештә теркәлгән. 450 дән артык эшмәкәр рәсми статуссыз эшли, үзләрен халык эшмәнмәләре осталары итеп күрсәтми», — диде Әюпова.

Ул халык кәсепчелеге өлкәсендә республика һәм федераль дәрәҗәләрдә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү кирәклеген искәртте. Шулай ук, дәүләт ярдәме мөһимлеген билгеләп узды. 2021 елдан «Ел һөнәрчесе» бәйгесе үткәрелә башлаганын әйтте.

«22 оста 20 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр премия алды. Әллә ни зур акчалар булмаса да, барыбер стимул булып тора», — диде.

«2013 елдан Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Мәдәният министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлеккә, 2021 елдан республика территориясендә эшәүче үзмәшгульләргә дә халык сәнгате эшләнмәләре өлксендә иң яхшы проектарын гамәлгә ашыру өчен ел саен 5 миллион сумга грантлар тәкъдим ителә», — диде Ирада Әюпова.

Министр халык кәсепчелеге бүген агач һәм металл эшкәртү, керамика һәм кызык балчыктан җитештерү, киез-итек кәсепчелеге юнәлешләрендә аеруча киң таралган булуын әйтте. Сәнгать кәсепчелеген алга этәрү максатында эчке туризмны үстерү эше актив бара. Республика «Казан арты бизәкләре серләре» туристик маршрутын әзерләгән. Маршрут халык сәнгать кәсепчелеге урыннары аша узар дип көтелә — Арча һәм Биектауда тирене сәнгатьчә эшкәртүне күрсәтү ниятләнә.

«Проект кәсепчелекне популярлаштыру максатын күздә тота. Хәзер Арча районы белән маршрутның нечкәлекләре билгеләнә, маршрутның туроператоры билгеләнә», — диде.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
654
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: