Татарстан блогерлары "Ел этноблогеры" илкүләм премиясенә дәгъва кыла ала

Бәйгедә җиңүчеләрне 2022 елның 27 июнендә Йошкар-Ола шәһәрендә игълан итәчәкләр.

Агымдагы елның сентябреннән 2022 елның апреленә кадәр “Ел этноблогеры” Бөтенроссия иҗтимагый премиясен бирү буенча өченче бәйге уздырыла. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең максаты: милләтара тынычлык-татулыкны саклау, телләрне, милли мәдәниятләр, традицияләрне саклау һәм популярлаштыру, Россия Федерациясендә этнобрендны, этностиль, төрле халыкларның аш-суы, этнотуризм, этномоданы үстерү, халыклар бердәмлеген ныгыту, илнең күренекле урыннарын яктырту белән кызыксынучы блогерларны (этноблогерлар) ачыклау. 

Премия түбәндәге номинацияләр буенча бирелә:

– “Ел посты”

– “Ел блогы”, 

– “Ел этноблогеры (гран-при)

– “Яшь этноблогер” (махсус приз).

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны, сылтама  буенча анкета тутырып, 2022 елның 12 апреле Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 00 минутка кадәр тапшыру шарт.

Бәйгедә катнашу өчен:

–    Анкета тутырырга;

–    2021 елның  сентябреннән 2022 елның 31 мартына кадәр үзеңнең блогыңда (социаль челтәрләрдәге биттә) телләрне, милли мәдәниятләр, традицияләрне саклау һәм популярлаштыру, Россия Федерациясендә этнобрендны, этностиль, төрле халыкларның аш-суы, этнотуризм, этномоданы үстерү, халыклар бердәмлеген ныгыту белән бәйле кимендә 30 пост урнаштырырга кирәк; шулай ук, #этноблогергода2022, #этноблогингтайм, #путьэтноблогера хештегларыннан файдаланып, туып үскән ягыңның (күренекле урыннарының) матурлыгы турында сөйләргә мөмкин,

–    Телләрне, милли мәдәниятләр, традицияләрне саклау һәм популярлаштыру, Россия Федерациясендә этнобрендны, этностиль, төрле халыкларның аш-суы, этнотуризм, этномоданы үстерү, халыклар бердәмлеген ныгыту, аерым бер төбәкнең, гомумән, илнең (күренекле урыннарының)  матурлыгын яктыртуга бәйле махсус блоглар аеруча юагры бәяләнәчәк.

Бәйгедә җиңүчеләрне 2022 елның 27 июнендә Йошкар-Ола шәһәрендә “ЭтноБлогинг тайм” Төбәкара медиафорумында бүләкләү күздә тотыла. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
445
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: