Татарчалы-урысчалы сериал: "Бер-бер хәл" ни турында?

"Яңа Гасыр"да барыбызга да кагылган яңа сериал күрсәтә башладылар.

Гаиләдә бер-бер хәл чыкмый тормый инде ул. Элек ул хәлләр башкачарак булса, хәзер ут сүнеп, интернетсыз калгач та өйдә тавыш чыга. Кыйммәтләр үзгәрә. «Бер-бер хәл» дә әнә шул турыда сөйли инде.

«Яңа Гасыр» телеканалы бер-бер артлы ике яңа сериал тәкъдим итте. Икенчесе әле тиз генә бетәргә җыенмый да икән. Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә «ТНВ» заказы буенча, «Ватан – XXI гасыр» кинокомпаниясе төшергән «Бер-бер хәл» сериалы 26шар минутлык 40 сериядән тора. Премьера турында матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Төп рольләрне Фирая Әкбәрова, Гамил Әсхәдулла, Радик Бариев, Зөлфия Вәлиева, яшьләрдән Эльвина Насыйбуллина һәм Азамат Зәйнуллин башкара. Баш режиссер – Алмаз Әкбәров. Сценарийны да Альберт Шакиров белән берлектә ул язган.

Леонард Дәүләтшин җитәкләүче кинокомпания төшергән әлеге сериал хакында бер сөйләгән идек инде. Төп максаты – тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү. Ике төрле милләт вәкиле кабызган гаилә учагын, андагы мөнәсәбәтләрне күтәргән сериалны төшергән команда. Ни өчен команда, чөнки журналистлар белән очрашу вакытында әлеге кинопродуктның режиссеры Алмаз Әкбәров, сериалда ни буласын сценарист белән генә түгел, төшерү мәйданчыгына җыелган бөтен кеше һәм шәхсән Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән киңәшеп эш иттек, дип белдерде. «Монда Радик гаиләсе дә, Алмаз гаиләсе дә, Гамил абый гаиләсе дә бар», – дип өстәде сценаристларның берсе Альберт Шакиров. Шуңа микән соң инде: планлаштырган 30 серия урынына биш ай эчендә кырыкны төшергәннәр.

«Мин бит монда берәүгә дә кирәк түгел…»

«Бер-бер хәл»нең тәүге серияләрен генә бәяли алсак та, аның ни турында буласын, күңелнең нинди җепләрен тартасын инде чамаларга мөмкин. Төп рольләрнең берсен уйнаучы Татарстанның халык артисты Радик Бариев әйтмешли, чын сериал төшергәннәр. Тормыш. Ничек бар, шулай.

Татар егетенең урыс кызына өйләнүе һәм, гомумән, катнаш никахлар – безнең өчен чит тема түгел. Гаиләдә үзара урысча сөйләшү тагын да якынрак. Гадәттә, татарча сериаллардан соң гыйбрәттән бигрәк, гайбәткә урын күбрәк кала. Никтер бу юлы алай булмас төсле.

«Мин бит монда берәүгә дә кирәк түгел…» Мәрьям әбекәйнең (Фирая Әкбәрова) бу сүзләре аеруча йөрәккә тия. Олыларга ихтирам мәсьәләсе – шулай ук үзәктә. Без булган бар игътибарыбызны «Лайк»лар, маникюр, массаж, компьютер уеннары, эш-мәшәкатьләргә биреп бетерәбез түгелме?

Татарчалы-урысчалы сериал

«Бер-бер хәл»не караганнар һәм карарга җыенучыларда бер сорау туарга мөмкин: ни өчен татарча, дип чыгарган сериалда да урысча сөйләшәләр? Әйткәнебезчә, вакыйгалар катнаш гаиләдә бара. Монда килен дә, балалар да урысча сөйләшә. Алар аңласын, дип, гаилә башлыгы һәм аның әнисе дә чит телгә күчәргә мәҗбүр була. Сериалның төшерү командасы моның шулай ук кырыс чынбарлыкка туры килүе турында әйтте. Хәер, катнаш гаиләләрдә генә түгел, татар гаиләләрендә дә «тел яшереп», үзара урысча сөйләшәләр бит. Сериалда чын тарих сөйләнү бер сәбәп булса, икенчедән, сериалны төшергән вакытта ук Алмаз Әкбәров аның ике телле тамашачыга да юнәлтелгән булуына ишарә ясаган иде. Шулай булып чыкты да.

«Бер-бер хәл»дә урысча сөйләшкәне өчен төп рольләрнең берсен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиевага шелтә белдерүчеләр табылган инде:

– Миннән: «Ни өчен Анастасия урысча сөйләшә?» – дип сорыйлар. Тагын ничек сөйләшсен соң ул? Гомумән, әлеге рольне башкару бик җиңел бирелде миңа. Урыс мәктәбендә укыгангадыр инде, икенче телгә күчү авыр булмады, – диде ул.

Кыскасы, сериалдан гаеп эзләгәнче, оныклар белән нинди телдә сөйләшүебез яки сөйләшәчәгебез турында уйлансак, хәерлерәк булыр кебек.

Кайчан һәм кайдан?

Төп сорауларга күчсәк тә буладыр. «Бер-бер хәл» сериалын «ТНВ-Татарстан» каналыннан 9.00, 14.45 һәм 22.00 сәгатьләрдә, «ТНВ-Планета» каналыннан 8.00, 21.25 сәгатьләрдә карарга мөмкин. Моннан тыш, сериалны «ТНВ»ның «Ютуб»тагы каналында да карап була. Дөрес, әлегә өч сериясен генә. Калганнарын исә ТВ аша күрсәтеп бетергәннән соң гына урнаштырачаклар.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
410
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: