"Татар милләтен, татар җырын бөтен дөньяга танытасым килә"

Америкалылар Казан турында белә, ә Татарстанны... АКШтагы татар кызы турында - шушы язмада.

Сезнең дусларыгыз арасында үзе чибәр, үзе акыллы, җырлый да белә, спорт белән дә шөгыльләнә, 1001 эшне берьюлы эшли ала торган кешеләр күпме? Аларга бер караганда шаккатасың: шулар кебек актив һәм максатчан буласы килә, икенче караганда – «Тагын шул, тагын нидер майтара», – дип уйлап куясың, бераз ачу да килә... Әлеге язманың төп герое Рамилә – нәкъ менә шундыйлардан! 

Исеме: Рамилә Гәләветдинова

Туган көне: 19.07.1997

Туган җире: Казан шәһәре

Уку йорты: КФУ

Эшчәнлек: иҗат

Инстагарм: @Ramilyaup

Рамилә белән күзгә-күз очрашып интервью алу бүгенге көндә мөмкин түгел, ул – АКШта студентлар программасы буенча. Ләкин, әлеге язма чит илләргә сәяхәт итү, телләр өйрәнү һәм виза алу турында түгел, сокландыргыч һәм кызыклы шәхес турында!

– Мин синен белән танышырга телим, үзең белән ничек таныштырасың?

– Сәлам! Минем исемем Рамилә. Казанда яшәүче татар кызы (Америкалылар Казан турында белә, ә Татарстанны Казахстан белән бутый, ләкин син әйткәч, кызыксынып интернеттан укый да, яңа кеше белән таныштырганда үзләре үк ул – Рәсәйнең Татарстан штатыннан ди, мин елмаям). Мин профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнәм.  Йөзәргә һәм сәпидтә йөрергә яратам. Монда кешеләр белән танышырга, яңа мөмкинлекләр ачарга килдем!

Америкага барырга акча кайдан алдың? Бу ил турында бер-ике сүз: безгә алардан, аларга бездән нәрсә өйрәнергә кирәк?

– Шәп сорау бу! (көлә) Мин мәктәптә укыганда ук бик актив тормыш алып бардым. Гел төрле конкурсларда катнаша идем, инглиз телен өйрәнеп, репетиторство, тәрҗемә белән дә шөгылләнә идем. Урта хәлле гаиләдән булганлыктан, акчаны артык туздырмыйча үземнең хыялымны чынга ашыруга – сәяхәт итүгә дип җыеп бардым. Шулай итеп, беренче тапкыр 2018 елда Work and Travel программасы буенча АКШта булдым. Бу юлы башкалага,  Вашингтонга килдем.

Иң беренче чиратта, безгә америкалылардан ачык һәм күркәм булырга өйрәнергә кирәк дип саныйм! Иртән урамнан барганда бер таныш түгел кешеләр сиңа елмая, хәерле иртә тели – бу кәефне күтәрә, ниндидер дустанә атмосфера тудыра. Бүген генә танышкан кешеләр дә сиңа карата бик игътибарлы, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Тагын бер минем күңелемә ятышлы күренеш – АКШта син үзеңне мөһим һәм кирәкле кеше итеп тоясың, Россиядә алай түгел. Ә аларны бездәге ризыкка карата хөрмәт, рациональ куллану культурасына өйрәтәсе иде. Өсте-өсенә ризык, кием сатып алу, яртысын ашап яртысын ташлау – Америкада табигый күренеш, ә миңа моны күрү бик авыр.

Син анда кем булып эшлисең?

 Әлегә йөзү буенча инструктор, бассейнда коткаручы булып эшлим. Мин күбесенчә баларны йөзәргә өйрәтәм. Баштарак судан курыккакан, йөзә белмәүче сабыйларның беренче уңышларын күрү, шатлыгын уртаклашу мине илһамландыра! 

Минем өчен төп максат – музыка белән профессиональ рәвештә шөгыльләнү. Шушы арада бар музыкаль мәйданчыкларда «Сине сөям» дип исемләнгән җырым чыкты, аны без Искәндәр Мостафин  һәм Гөлназ Галиуллина белән берлектә иҗат иттек. 

Америкада татар җырына карата кызыксыну бармы? Нинди кызыклы проектлар турында сөйли аласың?

– Әйе, монда яшәүчеләр татарча җырларны ишетеп таң кала! Бу күренеш Америкага гына түгел, башка илләргә дә хас. Мисал өчен, мин Болгариядәге бер бәйгедә Луиза Батыр-Болгариның «Алга, Халкым!»  җырын башкарган идем, хәзер ул җырны Варна шәһәре янындагы тарихи парк ачылышының гимны буларак куллану буенча хезмәттәшлек алып барабыз. 

АКШта исә, мин Бостонда яшәп иҗат итүче рэпер белән җыр яздырдым. Музыка турындагы подкастта катнаштым, OHM production «Another Kid in America» дип исемләнгән музыкаль видеода төштем, Америка сабантуенда катнаштым.

АКШтагы Сабантуй турында күбрәк сөйлә әле!

– Ике ел элек мин Нью-Йорктагы сабантуйда волонтёр буларак чыгыш ясаган идем. Быел Чикагога барачакмын. Мондагы татарлар үзенчәлекле, эстрада тормышыннан бераз артта калган. Алар өчен татар җырлары элеккечә моңлы, салмак булырга тиеш, шуңа заманча музыканы алар авыррак кабул итә. Ләкин мин бу күренешне вакытлыча, дип саныйм. Шуңа күрә монда чыгыш ясаганда заманча, биеп була торган трекларны да башкарам.

МИН:

– Ачык күңелле, ихлас, максатчан кешеләрне хөрмәт итәм

– Хайваннарны ярату сәбәпле, хайван ите ашамыйм

– Чүпне аралап ташлыйм һәм экология турында кайгыртам

– Татарстан флагы төшерелгән чехол белән йөрим

– Мәхәббәт – безне алга илтүче көч дип саныйм

Әлеге эшчәнлегеңнең максаты?

– Минем татар милләтен, татар җырын бөтен дөньяга танытасым килә. Татарлар арасында талантлы башкаручылар һәм композиторлар бик күп. Аларны башка илләрдә дә белсеннәр, тыңласыннар иде. Миңа калса, моның өчен заманча жанрларда биеп була торган, ритмик һәм заманча яңгырашлы җырлар кирәк. Шуңа күрә мин поп-джаз, хип-хоп, R&B юнәлешләрен үзләштерәм. 

Көндәлек тормыш турында берничә сорау.  Шулкадәр эшне башкарырга көч һәм энергия каян аласың? Ничек барысына да өлгерергә?

– Сере бик гади – спорт. Ул минем тормышта бала чактан ук бар: уктан ату, йөзү, сәпидтә йөрү – миңа иң якын һәм кызыклы спорт төрләре. Физик күнегүләр башкару миңа көч һәм куәт бирә. Шул ук вакытта, тренировкалар минем тормышка дисциплина һәм режим алып килде. Иртә ятам, шактый иртә торам, һәрвакыт вакытны дөрес бүлеп, көнне файдалы үткәрергә тырышам. Приоритетларны дөрес билгеләү дә мөһим, башка әйберләрне читкә куеп торып, бар көчне бүген тапшырасы эшкә юнәлтә белергә кирәк. Бер рәткә салып җибәргәч үзеннән-үзе килеп чыга башлый ул.

Син хайван ите ашамыйсың дип беләм. Ни өчен?

– Бу балачакта ук башланган тарих. Безнең авылда 2 тавык бар иде: Пипи һәм Биби. Сеңлем белән без аларны үлеп ярата идек. Көннәрдән бер көнне тавыкның берсе юкка чыкты. Күпмедер вакыт узганнан соң, аннан аш пешергәнне белгәч, ит ашаудан, гомумән, күңелем кайтты. Иткә болай да артык исем китми иде, шуңа авыр булмады.

Заманча татар кызы нинди булырга тиеш?

– Бу минем яраткан сорау! 21 гасыр татар кызы көчле, белемле һәм максатчан булырга тиеш, дип саныйм. Ул иренә кушымта, аның артында басып торучы кеше түгел, аерым шәхес! Аның үз омтылышлары, хыяллары, тормышка планнары бар. Әдәплелек, милләтне ярату һәм хөрмәт итү – һичшиксез, мөһим. Хыялы шул булган очракта, тормышны гаиләгә, балалар тәрбияләүгә багышлау да – бик шәп. Ләкин бу мәҗбүри, алай булмаган очракта җитешсезлеккә санала торган булырга тиеш түгел.

Шулай ук, ниндидер искергән фикерләр дә хатын-кызларга комачау итмәсеннәр иде. Мисал өчен, мин еш кына тузгытылган чәч, сыланып торган күлмәкләр киеп сәхнәгә чыгам да, татарча рок башкарам. Тик минем тышкы кыяфәтем, җырларымның мәгънәсе итәгатьле булып кала. Бу да бит миллилек, тик заманча.

–  Һәр кешегә туры килердәй киңәш?

– Хыялланыгыз! Мин берничә ел элек мондый тормышны төшләрдә генә күрә идем, ә хәзер – бу минем чынбарлык. Үзегезне һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнегез. Стереотипларны җимереп, халкыгыз, үзегез турында яңа фикер, яңа образ тудырыгыз! Тормыш бик кызыклы һәм мавыктыргыч, аның тәмен тоеп, яратып яшәгез!

Чыганак: Ялкын

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
493
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: