"Татар һәм таҗиклар арасында мәдәнияттә дә, диндә дә охшашлыклар күп"

Хуршед Хушвахтов һөнәре  буенча – башлангыч сыйныф укытучысы, инженер–гидротехник.

Арча районының Төбәк–Чокырча  авылында 400ләп кеше яши, шулар арасында  10лап  таҗик гаиләсе исәпләнә. 

– Бу – бик борынгы авылы. Элек рус авылы булса, хәзер монда  яшәүчеләрнең күпчелеге – татарлар. Рус, таҗик,уйгыр, украин, казах, чуаш, керәшеннәр дә бар. Таҗиклары саны буенча өченче урында тора. Авылда төрле милләт вәкилләре  бер гаилә булып,  дус  яши, – ди Арча хатын–кызлар советы рәисе,  элеккеге мәктәп директоры Альмира Гатауллина.

Хуршед Хушвахтов һөнәре  буенча – башлангыч сыйныф укытучысы, инженер–гидротехник. Хәзерге вакытта  күпләп мал асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.Бакчаларында карбыз–кавын үстерәләр. Хуршед бер ел элек үзмәшгуль булып теркәлгән.

–1999 елда Екатеринбургта эшләгәндә, Казанга килергә туры килде.  Татар һәм таҗиклар арасында  мәдәнияттә дә, диндә дә охшашлыклар күп. Кайтып киткәндә, бик ямансу булган иде. Аннан гаиләм белән  Казанга күчендек. Төбәк–Чокырчада  сигез ел яшибез инде. Бу авылда яшәгән туганым Хикмәт янына  кунакка кайткан идем. Хәзер инде ул вафат. Авыл ничектер үзенә тартты. 4 балабыз бар. Кечкенә кызыбыз Айшәгә – 4 яшь. Бакчага бирергә җыенабыз. Улларыбыз татарча яхшы  белә. Монда яшәгән саен, тамырларыбыз ныгый  бара.  Шуңа күрә  башка җиргә китү  уе юк. Балалар, дуслар монда бит.  Кызым кияүгә чыкты, оныгыбыз бар,  – ди 46 яшьлек Хуршед Хушвахтов.

Аның әйтүенчә,  авылда 10лап таҗик гаиләсе бар.  Һәр йортта – 6–8 кеше.  Беренче булып  2008 елларда Әмир дигән таҗик күченгән. Аннан гаиләсе белән Сөбхетдин Хөсәенов  кайткан. Таҗиклар  шулай ишәйгәннәр. Алар бер–берсе белән аралашып яшиләр, дини бәйрәмнәрне бергәләп  уздыралар. Пылау белән  бер–берсен сыйлыйлар. 

– Туган  яктан ерактарак яшәгән саен, сагыну хисләре били башлый.  Ә үз милләтешеңне очратып, аралашу – үзе бер бәхет. Авылда таҗик гаиләләре булгач, балаларга да яхшы. Телебезне, динебезне, гореф–гадәтләрне саклап   яшибез. Корбан, Гает бәйрәмнәре – безнең өчен иң зурысы. Табынны  кайчак идәндә дә корабыз, – диде Хуршед.

Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
508
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: