Танылган казанлылар үз туган телләрендә шигырь укыды (ВИДЕО)

Әлеге видеода Татарстан күләмендә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендә бигеле булган шәхесләрне күрергә мөмкин.

 Социаль челтәрләрдә Татарстанның төрле милләт кешеләре Валерий Брюсовның «Туган тел» шигырен укыган видеоролик пәйда булды.

Видеоролик төшерүдә катнаштылар:

— «Рубин» ФК баш тренеры Леонид Слуцкий рус телендә;
— Халыклар дуслыгы йорты педагогы, «Од Вайме» ансамбле катнашучысы Дарья Долгова мордва телендә;
— «Лай Мардеж» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мария Тимофеева мари телендә;
— телетапшырулар алып баручысы Сергей Шерстнев украин телендә;
— радиотапшырулар алып баручысы Артем Лютерштейн иврит телендә;
— ТР чувашларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Константин Малышев чуваш телендә;
— ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Андрей Герасимов удмурт телендә;
— телетапшырулар алып баручысы Гөлназ Сәфәрова татар телендә.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
318
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: