Серафим приходына караган якшәмбе мәктәбенең яңа бинасында гомумтөзелеш эшләре тәмам

Бинада уңайлы мохит булдырылачак, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр йөри алачак.

Казанда, Кол Гали урамы, 10 адресы буенча, Серафим Саровский приходы якшәмбе мәктәбенең яңа бинасында гомумтөзелеш һәм фасад эшләре тәмамланган. Тиздән биредә приходның якшәмбе мәктәбе дәресләре үткәреләчәк, агарту, иҗади һәм социаль проектлар тормышка ашырылачак.

Яңа үзәктә 800 кв. м мәйданда мәдәни-концерт чараларын уздыру, хореография һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен актлар залы, иҗади арт-студиясе, чүлмәк ясау остаханәсе, хуҗалык нигезләре кабинеты, IT-кабинет, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыгы җиһазландырылачак. Үзәк базасында киномәктәп эшләячәк. Хәзерге вакытта гыйбадәтханәдә үткәрелә торган дини дәресләрнең һәм агарту очрашуларының бер өлешен шулай ук яңа бинада үткәрү планлаштырыла.

Бинада уңайлы мохит булдырылачак, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр йөри алачак, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте. Ремонт Россия милләт эшләре буенча федераль агентлык акчасына башкарылган.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
280
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: