Рузилә Зарипова: "Читтән гореф-гадәтләрне сагынып кайттым"

Читкә киткәч, туган телгә, милләткә мәхәббәт тагын да ныграк уяна.

Мамадыш районының Тугыз авылында гомер итүче Рузилә Зарипованың кулыннан килмәгән эше юк. Чигү, бәйләү, курчаклар ясау өстенә, ул әле матур итеп җырлый да, шигырьләр дә яза. Авылда “Ак калфак” оешмасын җитәкли, балаларга дин сабаклары бирә. Абыстай булып та йөри.

– Мин үзем Балтач районының Көшкәтбаш авылы кызы. Язмыш кушуы белән Мамадыш районының Көмеш Күл авылы егете белән гаилә кордык. Өйләнешкәч, без дә башка яшьләр кебек, бәхет эзләп Якутиягә чыгып киттек. Анда 17 ел яшәдек.  Якутиядә дә тик ятмадык. Андагы татар һәм башкортлар белән берләшеп, төрле чаралар уздыра башладык. Әй, күңелле яшәдек тә инде! Читкә киткәч, туган телгә, милләткә мәхәббәт тагын да ныграк уянды. Мин анда Сабан туен алып бара идем, – дип искә ала Рузилә апа. – Якутлар исә безгә шулкадәр хөрмәт белән карый иде. Читтән килгән кешеләрне якын итү бар аларда. Һәрчак мөлаем, ачык йөз белән сөйләштеләр. Күпме генә тырышсам да, якут ашлары пешерергә өйрәнмәдем. Әмма аларны үзебезнең милли ашлар белән сыйладым.

Зариповлар читтә туган якны сагына. Мамадыш районына кайтырга уйлыйлар. Никтер Рамил абый Көмеш күлне түгел, Тугыз авылын сайлый. Әлеге авыл бик матур җирдә урнашкан. Бакча артында урман, янәшәдә генә  таулар. Әнә шул гүзәллеге җәлеп итә дә инде. Җитмәсә, шушы авылда яшәүче туганы да чакырып тора. Рамил абый урманчы булып, Рузилә апа мәдәният йортына эшкә керә.

– Клубта эшләгәч, төрле мәдәни чаралар үткәрә башладык. Авылыбыз кечкенә генә булса да, әле дә бик күңелле яшибез, – ди ул. – Чигүне кечкенәдән белә идем. Ә менә бәйләүне Якутиядән өйрәнеп кайттым. Әнием безне һәрчак, иреңә, балаларыңа оекбашны бәйләп кидерергә тырыш, дип өйрәтте. Алар күңел җылысы белән бәйләнә, ди торган иде. Гомерем буе аның сүзләрен тыңлап яшәдем. Чигүгә килгәндә, мин әле дә мендәр тышлары, сөлгеләр, альяпкычлар,  яулыклар чигәм. Бу эшем бик ошый. Соңгы елларда заказларым күбәйде. Сорап килүчеләр дә күп, – ди ул. – Электән нәрсә күрсәм, шуны эшләп карыйм мин. Кечкенә сувенир сандыклар да ясыйм, тартмачыклар да. Булдыра алмыйм дип торганым юк. Аллага тапшырам да, тотынам. Эштән куркып торырга кирәкми. Теләк булса – бар да була.

Рузилә апага 62 яшь. Рамил абый белән 2 бала үстергәннәр. Улы да, кызы да үз тормышы белән яши. 4 оныклары бар аларның.

–  Үзем өчен генә дип шигырьләр дә, мөнәҗәтләр дә, бәетләр дә язгалыйм. Кайчак район газетасына да бастырып куялар. Кулыма каләм алып уйларымнан арынам мин. Җеп белән энә тотсам, бөтенләй хыял дөньясына чумам. Максатым – татар халкының милли киемнәрен еракларга таныту. Чигелгән  киемнәр, мендәрләр һәр өйне бизәсен иде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
519
0
6
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: