Рөстәм Миңнеханов Еврей өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Сүз сәнәгать, сәүдә һәм социаль өлкәдә эшлекле элемтәләрне җайга салу турында барды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Ростислав Гольдштейн белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда яклар төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләште.

Аерым алганда, сүз федерация субъектлары арасында сәнәгать, сәүдә һәм социаль өлкәдә эшлекле элемтәләрне җайга салу турында барды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Ростислав Гольдштейнны «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде. Очрашу вакытында бүләкне ул үзе тапшырды. 

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
305
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: