Республикада Татарстан халыклары турында фильм чыкты

Фильмны һәркем карый ала.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан халыклары — гомергә бергә» дигән фильмны һәркем карый ала.

Төшерү эшләре Казанда һәм республиканың муниципаль районнарында барды: Менделеевск, Тәтеш һәм башкалар. Фильмның геройлары — Татарстан Республикасы милли-мәдәни автономияләре активистлары, шулай ук дәүләт милли сәясәтен чынга ашыру белән шөгыльләнүчеләр.

Фильм Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән төшерелде.

/ Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
347
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: