Разведчик  Ләйлә һәм керәшен яшьләре

Ләйлә Сабаева клубта өч елдан артык эшли. Шушы вакыт эчендә ул...

Зәй районынның  Сәвәләй авылы яшьләре дискәтүк ярата. Клубка  күршедәге Якты Күл, Чыбыклы, Маврин авылларыннан да  киләләр икән.  Мәдәният йорты  мөдире Ләйлә Сабаева әйтүенчә, егет–кызлар арасында текәләнеп, борын  чөеп йөрү  гадәте  юк.

Ләйлә Сабаева клубта өч елдан артык эшли. Шушы вакыт эчендә  керәшен егет һәм кызларына  карата сокланудан туктамый ул.

– Авылда яшьләр күп. Атна саен дискәтүккә 25ләп кеше килә. Бәйрәмнәрдә тагын да күбрәк җыелалар. Сугышу түгел, кычкырганнарын да күргән юк. Алга таба да шулай булсын. Урамга чыгып сөйләшә башласалар,  юри башымны ишектән  тыгып, тыңлап торам. Авыл, үз эшләре турында гәпләшәләр, – Ләйлә.  – "Ватсап"та яшьләре  төркеме бар.  Инстаграмда да күзәтәм. Бергәләп су коенырга, кафеларга, киноларга баралар.

Көрәш, волейбол, баскетболга, аэробикага  йөриләр. Кышын чаңгыда шуалар. Яхшыны күреп, шуңа тартылу хас. Авылда Бакыр тавында  ял итү урыннары бар. Разведчик кебек анда менеп тикшереп тә йөргәлим. Үз артларыннан чүп–чар калдырмаганнармы, тәртипме икән, дип кызыксынам. Тәмәке төпчеге дә, чүп тә юк. Яшьләрнең  холкы, тәртибе бик ошый. Миңа да ярдәм итәләр. Үзлегеннән балалайкада, гармунда уйнарга өйрәнәләр. Без өйрәткәнгә түгел, үзләре шундый акыллы, тәрбияле. 

Дискәтүкләр кичке сәгать 10–11 гә кадәр уза. Җәен ачык  һавада  күңел ачканнар. Элек төрле уеннар  да үткәрсәләр, хәзер яшьләр: “Апа, рәхәтләнеп биик әле”, – диләр икән. Ләйлә ханым  үзе дә алар белән дулкында. Кирәк икән, бии, кирәк икән, бергәләп рәсем ясыйлар.

– Беркөнне гаиләбез белән бер егетне армиягә озатырга бардык. Сәвәләйдә  әлеге мәҗлескә чакырып йөрмиләр. Зур  табын  коралар, анда теләгән һәркем килә ала. Әле ноябрьдә тагын бер егет хәрби хезмәткә китәчәк. Яшьләрнең  бердәмлеге гел шулай саклансын иде, – ди мөдир.


Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
290
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: