Путин: "Чит илдән килеп эшләүчеләргә һичьюгында рус телен белү кирәк"

Путин әйтүенчә, чит илләрдән килеп эшләүчеләр Россия мәдәниятен белергә тиеш

Россиягә БДБ дәүләтләреннән килеп эшләүчеләргә, илебездәге тормыш-яшәешкә бераз гына булса да төшенү өчен, кимендә рус телен белү кирәк. Президент Владимир Путин БДБ дәүләтләре башлыклары советы утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрен, чыннан да, бик күп нәрсәләр бер-берсенә бәйли. Гомуми тарих, рухи тамырлар, мәдәнияләр, гореф-гадәтләр, традицияләрдәге уртаклык бу. Әлбәттә инде, рус теле дә”, – дигән ул. 

“Россиядә Бәйсез дәүләт бердәмлеге илләреннән килеп эшләүчеләрнең күп булуын беләбез. Сезгә дә, безгә дә кешеләрнең илдәге тормышка җайлашулары кирәк, – дип басым ясап әйткән Президент. – Һичьюгында рус телен белүләре, Россиянең нинди ил булуларын аңлаулары кирәк”.

Путин әйтүенчә, чит илләрдән килеп эшләүчеләр Россия мәдәниятен, илдә яшәүче халыклар арасындагы, гомумән, элекке Советлар Союзы халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне белергә тиеш. “Акча эшләү өчен генә түгел, илдә тулы кыйммәтле тормыш белән яшәү өчен кирәк бу”, – дигән ул.

Россия дәүләте башлыгы искә төшереп узганча, моңа кадәр узган БДБ саммитында Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләрендә, халыкара аралашу теле буларак,  2023 елны рус теле елы буларак үткәрү турында карар кабул ителгән.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
324
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: