Питрау батырын ни көтә?

Билгеле булганча, моннан берничә ел элек Питраудагы көрәш ярышларында җиңүчеләргә берничә машина куела иде.

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме - "Питрау" узачак. Җәй белән саубуллашу һәм керәшен халкының мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтү чарасы буларак кабул ителгән бәйрәмнең уен программасы да бик бай.  Саллы гына бүләкләр дә каралагна. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әйтик, ат узышларында җиңү яулаучыларга 20 меңнән алып, 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк каралган. Быел шулай ук яңалык та кертелгән - катамараннарда узышу.

Көрәш ярышлары да, гадәттәгечә, киеренке узар дип көтелә. Быел оештыручылар баш батырга автомобиль куймаска булганнар. Ләкин җиңүчеләрне саллы гына акчалата бүләкләр көтә икән. Суммасы әйтелмәгән, сер булып калсын дигәннәрдер инде. Бу хакта "Нократ" газетасы сайты хәбәр итә.

Билгеле булганча, моннан берничә ел элек Питраудагы көрәш ярышларында җиңүчеләргә берничә машина куела иде.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
359
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: