Петр Зайцев: "Безнең өйдә бар да талчыбыктан"
"Татарча да өйрәндем. Бик яхшы сөйләшә алмасам да, аңлыйм", - диде
Зәйдә яшәүче Петр Зайцев кул эшләренә бик оста. Гомере буе машина йөртүче булып эшләсә дә, башка шөгыльләргә дә вакыт тапкан. Лаеклы ялга чыккач, талдан кәрҗин үрү эшенә ныклап алынган.
– Минем бабаем, әтием бик тә кул эшләренә оста иделәр. Аларның талдан үргәннәрен күреп, мин дә бу эшкә өйрәндем. Баштарак әлбәттә, барып та чыкмый иде. Әмма чыбыкларны сындыра-сындыра, эшкә өйрәндем инде. Хәзер үрә башласам, күңелем ял итә. Бер кәрҗин үрүгә ике сәгать вакыт җитә, – ди ул. Петр Михайлович бар эшенә көч биреп торучы Надеждасына рәхмәтле. Инде гаилә коруларына да 48 ел икән. Өч бала үстергәннәр, 6 онык, 4 оныкчыклары бар. Петр Зайцев үз белгәннәрен хәзер оныкларына өйрәтә.
– Һәрнәрсәгә теләк кирәк. Әгәр эшкә булдырам дип тотынгасың икән, ул килеп чыга. Берәү дә эшне белеп тумый. Кулың эш белү – зур бәхет. Бездә бөтен савытлар тал чыбыгыннан. Хәзерге пластик әйберләрне алган да юк. Ипи, җиләк-җимеш, гөл савытларының барысын да үз кулларым белән үрдем. Юасы керләр өчен дигән кәрҗинем дә бар. Җиләккә, гөмбәгә бара торганнары да җитәрлек. Мин аларны сатмыйм. Якыннарыма, дусларыма бүләк итәм, – ди ул.
Петр дәдәй хатыны белән бергә җиләк, гөмбә җыярга бик һәвәсләр. Җәйләрен болыннан кайтып та кермибез, диләр. Хуҗалар өйдә вакытта бу йорттан кунак өзелми.
– Туганнарыбыз белән төрле бәйрәмнәрдә бергә җыелышып утырабыз. Рус халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклыйбыз. Аларны балаларга өйрәтәбез. Оныклар да читтә калмый. Кәрҗин үрергә өйрәткәндә, гореф-гадәттә искә алына. Әгәр шулай эшләмәсәң, киләчәк буын милләте хакында берни белмәячәк, – ди Петр Зайцев. – Татарстанда яшәгәч, без күршебезнең дә гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Бу яктан мин бәхетле. Татарча да өйрәндем. Бик яхшы сөйләшә алмасам да, аңлыйм. Бер-береңне хөрмәт итсәң, дус яшисең. Әнә шушы сүзләрне һәр ата-ана, әби-бабай балаларга җиткерсен иде. Яшь буынны хезмәткә өйрәтеп, шөгыльле итеп үстерергә кирәген дә онытмыйк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз