Нургөл Раимбаева: "Яшь күренер өчен үзеңне яратырга кирәк"

Әңгәмәдәшебез белән кызыклы фактлар барладык.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында кыргыз балалары өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Аны  элек вузда география, экология фәннәрен укыткан Нургөл Раимбаева алып бара. Раимбаевларның  Казанга күченеп килүенә – 21 ел.

– Якшәмбе мәктәбе  беренче тапкыр 2002 елда  ук ачылган. Тик укытучы  Кыргызстанга кайтып киткәч, туган телне өйрәтергә кеше калмый. Шуннан соң ябылырга мәҗбүр  була. 2018 елдан миңа  укытучы булырга тәкъдим иттеләр. Базарда сату итсәм дә, ризалаштым инде. Балалар туган телен онытмасын дип тырышам, – ди 51 яшьлек Нургөл. – Дәресләрне атнага бер мәртәбә уздырам. Безгә 6–16 яшькә кадәрге кыргыз балалары йөри. Быел Кыргызстаннан  кайткан рус баласы да  укырга теләк белдерде. Укытучы булу җиңел түгел. Белемне һәрвакыт яңартып торырга кирәк. Җырлар җырлыйбыз, биюләр биибез, мәдәниятне, тарихны өйрәнәбез. Быел кумыз уен коралында уйнарга өйрәтү түгәрәге ачтык. Балаларга бик ошый. Әти-әниләренең дә йөрисе килә хәтта,  – ди Нургөл.

Дәрестә бары кыргыз телендә генә сөйләшәсе! Укытучы балаларга шундый таләп куя. Әкренләп сөйләшергә өйрәнәләр. Җәен әби-бабайларына кунакка кайтуның да файдасы бар. Туган телдә остарак сөйләшә башлыйлар.

Нургөл белән гаилә тәрбиясе турында да сөйләштек. «Бездә әти-әниләрне хөрмәт итү беренче урынга куелган. Табын янына алар утыргач кына  башкалар җыела.  Картлыкта  берәү дә әти-әнисен ялгыз калдырмый. Фатирны берничә балага бүлү  гадәте юк. Әти-әнине кем карый, йорт шуңа була. Элек  гаиләдә  балалар күп булса, хәзер күп дигәндә дүрттән артмый,  – ди ул.

Корбан гаете белән Нәүрүз – төп бәйрәмнәр. Гаиләдә күпләр дини йолаларга өстенлек бирә. Яңа ел, 8 Март кебек бәйрәмнәргә бик исләре китми икән.

Нургөлдән яшь калу серләрен дә сораштык. Яшь күренер өчен үзеңне яратырга кирәк, ди ул. Матурлык салоннарына йөрмәсә дә, бит тиресен тәрбияләргә ярата.  Иң яратканы – дөге битлеге. Моның өчен пешкән дөгене ботка хәленә килгәнче төяргә кирәк. «Бераз  май кушып, биткә сөртеп, 15–20 минут тотам. Аннан җылымса су  белән юам. Бит тиресе нәфисләнеп китә», – ди Нургөл.

Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
761
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: