"Мөслим тугайлары" татар йолаларын күрсәтеп, грант откан   

"Йолалар" номинациясендә уңышка ирешеп, 2 млн сум грант отканнар.

Мөслим районының “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле Россиянең "Мәдәният" милли проекты кысаларында уздырылучы һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-при яулаган. Бу көннәрдә алар Сарман, Минзәләдә концертлар куеп, Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә республикабызның фольклор ансамбль җитәкчеләре алдында мастер-класс та күрсәтте. Декабрь аенда ансамбль Мәскәү тамашачысы алдында чыгыш ясар дип көтелә.

Ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин безгә сөйләвенчә, бүген ансамбль тормышында 24 кеше катнаша. Ул 1986 елда Мөслим музыка мәктәбе каршында оешкан. Ансамбльгә музыка мәктәбе укытучылары белән бергә өлкән яшьтәге үзешчәннәр дә йөри.

1990 елда Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә “Хары бүлбүл” (“Сары сандугач”) исеме астында үткәрелгән Бөтендөнья фестивалендә катнашып, ансамбль лауреат була. 1991 елда ансамбльгә халык ансамбле дигән мактаулы исем бирелә. Бу исемне ул Санкт -Петербург, Казан, Түбән Новгород, Ульян сәхнәләрендә, Татарстан телевидениесе аша чыгыш ясап, күп тапкырлар яңарта. 

– Без элеккеге җырларны эзләп табып башкарабыз. Сирәк булса да, үзебезнең районнан чыккан җырларны да җырлыйбыз. Филармониядә чыгыш ясаганнан соң Айдар Фәйзрахманов та безнең эшчәнлегебезгә, мөмкинлекләребезгә бик матур бәя бирде, – диде Фәнис Абдуллин.    

“Мөслим тугайлары” ансамбле әгъзаларыннан тупланган тальянчылар ансамбле ел саен оештырыла торган Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесендә уңышлы чыгыш ясый. Татарстанда гына түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә үткәрелә торган Сабан туйларына бара ансамбль. Ул бүген дә актив эшли, репертуары яңара, яшьләр белән тулылана тора. “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле — районда үтә торган һәр җаваплы чараның көтеп алынган кунагы. 

– 1986 елдан бирле коллектив еш алышытып торды. Ләкин минем белән бергә башыннан ук эшләүче Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән Дилбәр Рифкатовна да бар әле. Миңа бүген 74 яшь. Шактый гомерем шушы ансамбль белән бәйле, – диде Фәнис Абдуллин.    

Грантка килгәндә, ансамбль “Йолалар” номинациясендә уңышка ирешеп, 2 млн сум грант откан. Әлеге акчаларга уен кораллары һәм сәхнә костюмнары сатып алганнар. – Сәхнәгә чыгып, өч номер күрсәтер өчен өр-яңа өч төрле костюмыбыз бар хәзер. Без бик канәгать, – ди әңгәмәдәшебез. – Зур сәхнәгә татар йолаларын алып мендек. Аларны җыр, бию аша күрсәттек.

Зөһрә САДЫЙКОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
303
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: