Мәскәү татарлары штабында

Мәскәү татарлары штабы һәр елның сентябрь аенда беренче курслар өчен студент кичәләре оештыра. Мондый бәйрәмнәр, әлбәттә инде, яшьләрне таныштырырга, берләштерергә ярдәм итә. 

Кичәдә штаб координаторы Гөлнара Яруллина башта оешманың эшчәнлеге турында сөйли, штаб тарафыннан нәшер ителгән яңа китап белән таныштыра. Быел «Яшьләр якшәмбесе» дип аталган бу бәйрәм бөтенләй башка форматта – TEDex конференциясе стилендә үтә. Төрле югары уку йортларыннан 80гә якын студент җыела. Күбесе штабка беренче тапкыр аяк баса. Студентлар каршында яшьләр хәрәкәтенең активистлары һәм лидеры Таһир Мөхәммәтдинов чыгыш ясый. Кунакларга менә дигән темалар тәкъдим ителә. Алар арасында Ютубта эшләү, халык алдында чыгыш ясау серләре, креативлык, төрле чаралар оештыру кебекләре дә бар.

Тарихка күз салсак, Рим империясеннән башлап, кайсы гына чорны алсак та, өлкәннәр яшьләргә канәгатьсезлек күрсәткән. Чынлыкта исә яшьләр гел шулай, үзләренчә яши – яңалыкка омтылалар, дөньяны үзгәртеп, астын өскә китерергә әзерләр. Мәскәү татарлары штабында да әнә шундый креатив яшьләр җыела. Аларда белем алырга омтылыш бик көчле, игелек кылырга әзер торалар. Татар яшьләре телне, гореф-гадәтләрне сакларга, үрнәк гаилә төзергә кирәклеген бик яхшы аңлый. Әйтергә кирәк, штабка йөрүчеләр арасында өйләнешеп, гаилә коручылар да юк түгел. Гадәттәгечә монда якташларын да табалар, үзара элемтә булдыралар. Моңлы татар җырлары аларны бигрәк тә берләштерә. Мәскәүдәге уку йортларында да татар якташлыгы оешмалары эшләп килә. Аларның активлыгын арттыру турында да фикер алышалар. Традиция буенча кунакларга Татарстанда нәшер ителгән газета-журналлар һәм «Үз җиремдә – үз телем» дигән китап бүләк итәләр.

Фәния Әхмәтҗанова 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
278
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: