Мирный бистәсендә халык уеннарын яңарттылар

Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән җыр-биюле әйлән-бәйлән уеннар үткәрде.

Мирный мәдәният йортында «Төсле-төсле әйлән-бәйлән» дигән фольклор уеннар оештырылды.

5 октябрьдә Мирный мәдәният йортында «Төсле-төсле әйлән-бәйлән» фольклор-уен программасы булып узды.

Халык уеннары  балалар өчен бик зур тәрбияви әһәмияткә ия. Һәр халык элек-электән уникаль һәм бик кызыклы мәдәният белән генә түгел, ә балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы һәм файдалы уеннар белән дә дан тоткан. Хәзер алар яңадан торгызыла һәм үзенчәлекле идеяләр һәм биремнәр белән тулыландырыла.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән фольклор чарада җыр-биюле онытылган әйлән-бәйлән уеннары үткәрде.

- Бала уен аша әйләнә-тирәне өйрәнә, яшьтәшләре, өлкәннәр һәм кечкенәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлый, кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлый. Мондый халык уеннарын үткәрү үсеп килүче буынга зур эмоциональ йогынты ясый һәм кәефне күтәрә, - диләр белгечләр.

Чыганак: Зәй офыклары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
292
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: