"Мин яратам сине, Россия!"

Шунысы мөһим: концерт күңел ачуга гына корылмаган иде.

Менделеевск шәһәрендә Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараеның концертлар залында гөрләгән концерт әнә шулай аталды. Исемен җисеменә туры килерлек итеп сайлаганнар. Нигә дисәгез, сәхнәдәгеләр монда сигез телдә «сөйләштеләр».

«Пушкин картасы» белән килгән тамашачыларны «Аккорд» вокал төркеме (җитәкчесе – Марина Комарова) белән халык театры (җитәкчесе – Гөлназ Стрелкова) ике сәгатьлек концерт әзерләп көткән. Залдагылар патриотик җырлар тыңладылар, театраль күренешләрен манзара кылдылар. Театр хезмәткәрләре, милли киемнәргә киенеп, тамашачыларны сигез телдә сәламләделәр. «Аккорд» вокал төркеме кызлары репертуарларында булган бик матур җырлары белән сөендерделәр. Шунысы мөһим: концерт күңел ачуга гына корылмаган иде. Алып баручылар җыр-бию арасында  тарихи вакыйгалар, Россия символлары турында сөйләделәр.

Фәния Әхмәтҗанова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
614
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: