Милли туйлар модага кермәгәнме?

Туй көнендә кунакларны нәрсә белән шаккатырып була? Әлбәттә, милли кием белән!

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли киемнәр киеп уздырылган туйлар популярлашмаганмы?

Нурлат районы ЗАГС бүлеге:

– Быел андый очрак икәү булды. Никахлашу сараена чуашлар һәм татарлар милли киемнәрдән килгән иде. Алар – яшь парлар. Әлбәттә, мондый очраклар сирәк була. Яшьләрнең үз халкының гореф-гадәтләрен саклавы, милли киемнәргә өстенлек бирүе бик күркәм.  Әгәр никахлашу тантанасына шулай килергә телиләр икән, без бик шат. Язылышу чараларын милли туй йолалары белән төрләндереп оештырырга мөмкин.

Зәй районы ЗАГС бүлеге:

– Биш ел элек милли рус киеменнән бер яшь парның язылышырга килгәне бар. Калфак, түбәтәй киеп киләләрме, башкасынмы – барысын да хуплыйбыз. Иң мөһиме –документлары тәртиптә булсын.  Районда татар, керәшен, чуаш, башкорт, әрмән, әзәрбәйҗан, таҗик, үзбәк һәм башка милләт вәкилләре яши.

Арча районы ЗАГС бүлге:

– Мари туйлары узганда, кунакларның милли киемнән килгәне бар. Кияү белән кәләшләр алай киенми. Татарлар арасында калфак, түбәтәй киеп, никах теркәргә килүчеләр күренми.

Балтач районы ЗАГС бүлеге:

– Һәр мари, удмурт туе милли бизәкләргә бай. Кунаклар гореф-гадәтләргә туры китереп киенә. Удмуртлар сөлгеләр бәйләнгән таяк күтәреп, җырлап-биеп килә хәтта. Кәләш белән кияүне  уртага бастырып биетәләр. Алар үз традицияләрен үзгәртмиләр.

Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
485
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: