Менделеевлылар милли яулыклардан келәм җыячак

Кунакларны һәм катнашучыларны АРТ-объект — милли яулыклар келәме каршы алачак.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында 28 август көнне Менделеевск районының Ижевка авылында «ETNO-яулык» фестивале узачак.

«Яулык — милләт символы. Бу чараның асылы Менделеевск районында гына түгел, ә бөтен Россия буенча яшәүче милләтләрнең дуслыгы һәм берләшүе», — дип сөйләде районның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова.

«Яулык: милләт символы» фестивале — этнокультурада революция, мәдәни-массакүләм чараларның яңа форматы. Event-индустрия өлкәсендә истә калырлык вакыйга.

Менделеевск районының Ижевка авылында, Кама елгасы буенда төрле милләт вәкилләре җыелачак. Бәйрәм кысаларында катнашучылар милли, табигый ландшафт белән үрелгән, колоритка күмеләчәк: җыр-бию этнокомпозицияләре, милли уеннар, милли әкиятләр һәм милли әкият геройлары, милли ризыклар күргәзмәсе, яулыклар сату күргәзмәләре, кул эшләнмәләре һ.б. булачак.

Кунакларны һәм катнашучыларны АРТ-объект — милли яулыклар келәме каршы алачак.

Чыганак: Менделеевск муниципаль районы рәсми сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
356
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: