Мединский тарих буенча БДИны мәҗбүри итәргә тәкъдим итте

«БДИны, һичшиксез, камилләштерергә кирәк», — ди ул.

Россиядә урта белем бирә торган мәктәпләрдә тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри булырга тиеш. Бу турыда Россия Президентының ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский «Армия-2021» форумы кысаларында узган фәнни-гамәли конференциядә сөйләвенә сылтма белән «Российская газета» хәбәр итә.

«БДИны, һичшиксез, камилләштерергә кирәк, бигрәк тә гуманитар фәннәрдә бәяләүнең бердәнбер критерие итеп калдырмаска, — диде Владимир Мединский. — Минемчә, белем бирү нигездә мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханын бирүгә юнәлгән. Әгәр ул сакланса һәм камилләшсә, тарих буенча мәҗбүри БДИ кирәк».

Шул ук вакытта ул «математика һәм рус теленә караганда тарихның мөһимлеге түбән булуын» аңламавын да өстәде.

 Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
403
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: