Мария Кибаева: "Сез белсәгез иде, кибеттә марича  ишетүнең нинди рәхәт икәнен!"

"Мари  мәдәниятен, телен саклаучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә", - ди ул.

Мари кызы  Мария Кибаева Инстаграмда  төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәре  белән таныштырып  бара. Шул ук вакытта “Мин мари кызы” дип  горурлана. Кем соң ул сөйкемле, шат күңелле Мария?

Мария үзе Пермь өлкәсендә туган. Мәктәптә баян сыйныфын тәмамлаган. Беренче мөгаллиме –Юрий Евдокимов  (Мари Иле дәүләт гимны авторы), Светлана Евдокимова.  Мәктәптән соң Пермь краеның мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кергән.  Көллият тә укыганда ук  төрле төбәкләргә, чит илләргә гастрольләргә йөри башлаган. Иң истә калган Амстердамга сәяхәт икән. Вокаль бәйгедә бик күп бүләкләр, гран-при алып кайтканнар.  Мария укуын  алга таба дәвам итә. Казан дәүләт мәдәният институтының  халык хоры белгечлеген тәмамлый. Мария бүген – Татарстан Халыклар дуслыгы йортында милләтләр белән эшләү буенча белгеч һәм солист, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты.

  – Төрле милләтләр белән эшләсәм дә, үз халыкымны онытмыйм. Мари җырларына, мәдәниятенә мәхәббәтне әбием тәрбияләде. Мине төрле  концертларга йөртә иде, – дип сөйләде Мария. – Автономия –  шәһәрдәге, республикадагы марилар белән аралашу өчен бер мәйданчык. Олыларны  “Озан мари”, яшьләрне исә “Лай Мардеж” фольклор ансамбльләре берләштерә. Бигрәк тә  «Шорыкйол» «Уярня» бәйрәмнәрен узлырабыз. Семык – мариларның төп бәйрәме. Аны республиканың төрле мәйданчыкларында  бәйрәм итәбез. Бүген азсанлы халыкларның мәдәниятен өйрәнү бик актуаль түгел. Шулай да  үз милләтен хөрмәт иткән, әби-бабайлары каршында җаваплылык тойганнар  буыннан-буынга күчеп килгән  традицияләрне сакларга тырыша. Үз телемне бик яхшы беләм. Бервакытта да мари булуымнан оялмыйм. Нәселемдә дә барысы – марилар. Мари  мәдәниятен, телен саклаучыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез белсәгез иде, кибеттә яки урамда марича  ишетүнең нинди рәхәт икәнен!

Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
497
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: