Мари ашлары сүзлеге
Татарстан марилары – иң тәртипле, төгәл халык. Ризыклары нинди икән?
МАРИ АШЛАРЫ СҮЗЛЕГЕ
ПОДКОГЫЛЬО – ЭРЕМЧЕК ЯКИ БӘРӘҢГЕ, ГӨМБӘ ЯИСӘ ҖИЛӘК ЭЧЛЕКЛЕ ПИЛМӘН.
КУГЕЧЕ КОГЫЛЬО – ИТЛЕ-ЯРМАЛЫ БӨККӘН.
КИЗЫКМАК – ЭЧЕНӘ БӘРӘҢГЕ БОЛАМЫГЫ КЫСТЫРЫЛГАН ТӨЧЕ КАБАРТМА.
ОЛМА КОГЫЛЬО – АРЫШ ОНЫННАН АЛМА БӘЛЕШЕ.
ПЭРЭМЕЧ – БӘРӘҢГЕ, АТЛАНМАЙ, КАЙМАК, ЭРЕМЧЕК, ЙОМЫРКА ҺӘМ ШИКӘРЛЕ ЭЧЛЕК САЛЫНГАН КАБАРТМА.
КОМАН МЕЛНА – МАННЫЙ ЯРМАСЫ БЕЛӘН ТӨЧЕ КАМЫРДАН ӨЧ КАТЛЫ БӘЛЕШ.
УСПУСМАК – ЭЧЛЕГЕНӘ ИТ, БӘРӘҢГЕ ҺӘМ КАБАК САЛЫНГАН ӨЧ ПОЧМАКЛЫ БӨККӘН.
ШАНЕЖКИ – БӘРӘҢГЕ ЯКИ ЭРЕМЧЕКЛЕ КАБАРТМА.
ПАЛЫШ – ЭЧЕНӘ ЯРМА, ҮРДӘК ИТЕ ҺӘМ КАБАК САЛЫНГАН ТҮГӘРӘК БӘЛЕШ.
Чыганак: "Татарстан" журналы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз