Мамадыш районында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме кайчан узачагы билгеле

«Питрау» — керәшеннәрнең иң төп бәйрәмнәренең берсе. Традиция буларак аны изге апостоллар Петр һәм Павел көнендә уздыралар.

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.

Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Этнографик күргәзмәләр, ат чабышы, халык һәм спорт уеннары, елгада балалар һәм зурлар өчен уеннар һәм башка күңел ачу программалары каралган.

Үзәк сәхнәдә халык фольклор коллективлары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе сәнгать осталары чыгыш ясаячак.

«Питрау» — керәшеннәрнең иң төп бәйрәмнәренең берсе. Традиция буларак аны изге апостоллар Петр һәм Павел көнендә уздыралар.

«Питрау» бәйрәме яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан кешеләрне берләштерә торган бәйрәм. Милли бәйрәм бөтен район халкының казанышы булу аеруча шатлык», — диде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
347
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: