Любовь Хәсәнова: "Пасханы да, Корбан бәйрәмен дә матур итеп уздырабыз"

Мәдәният йорты җитәкчесе рус һәм татар халкының бар бәйрәмен, гореф-гадәтен үтәп яшәргә тырышабыз, ди.

Лаеш районының Рождествено авылында татар, рус, чуаш, әрмән гаиләләре дус-тату яши. Мәдәният йорты җитәкчесе Любовь Хәсәнова рус һәм татар халкының бар бәйрәмен, гореф-гадәтен үтәп яшәргә тырышабыз, ди. Ул үзе дә тормыш иптәше итеп татар егетен сайлаган.

– Русланның әтисе татар, әнисе рус милләтеннән иде. Килен булып төшү миңа авыр булмады. Без әти-әни белән уртак тел табып, тату яшәдек. Мин татарларның бар гореф-гадәтләрен беләм. Хәтта кешене соңгы юлга озатканда ниләр эшлисен дә өйрәндем. Әтине югалткач, монысы да кирәк булды, – дип сөйли Любовь Хәсәнова. – Кызыбыз да татар егетендә кияүдә. Чеп-чи татар гаиләсенә барып керде. Шөкер, кияүнең әти-әнисе каршы килмәде, яшьләрнең үзләренә сайлау мөмкинлеге бирделәр. Кызым ислам дине кушканча никах укытып кияүгә чыкты. Инде балалары да туды. Оныгыма 2 ай булды.

Любовь Хәсәнова башта мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аннан соң 2016 елда мәдәният йорты җитәкчесе итеп куялар. Ул “Русская душа” халык вокаль ансамбле оештыра. Ансамбльгә 15 кеше йөри.

– Кызлар белән кайда гына булмадык. Татарстан буйлап төрле районнарны йөреп чыктык. Безне халык бик яратып каршы алды. Ансамбль белән төрле чараларда, бәйгеләрдә катнаштык. Бик күп җиңүләр насыйп булды, – ди ул. –  Ансамбльгә гармун уйнаучы кирәк булгач, үзем өйрәндем. Җиңел булмады, әлбәттә. Әмма уйныйм. Хәзер 60лап җырны өйрәндем. Әле менә татар көйләрен дә уйныйсым килә.


Любовь ханымнан гаиләләрендә дус-тату яшәүнең серен дә сораштык.

– Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк.  Шулай итсәң генә тату яшәп була. Гаиләбезгә килгәндә, бездә ике милләтне дә хөрмәт итәләр. Пасханы да, Корбан бәйрәмен дә матур итеп уздырабыз. Сабантуйлар гөрләп үтә, – ди ул. – Бер генә үкенечем бар. Ничә ел татарлар арасында яшәп тә, телне өйрәнә алмадым. Татарчаны аңлавын аңлыйм, җырларын да яратам. Тик менә сөйләшә генә алмыйм. Бәлки әле, оныклар белән сөйләшергә дә өйрәнермен!


Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
376
1
9
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 27 октябрь 2021 - 11:54
    Без имени
    Менә бит минем кодагыйем бар яклап та булган ,аллага шөкер татарчасында өйрәнербез әле Люба.