Ләмига Җикшимбеева: "Егетен яраткач, телен дә өйрәндем"

"Хәер, инде Сарсенгали абыең белән икебез бер кешегә әйләндек", - ди әңгәмәдәшебез.

Ләмига һәм Сарсенгали Җикшимбеевларсыз Мамадышта бер чарада да узмый. Алар һәрчак сәхнәдә. Алар парлашып татарча, русча, казахча җырлап йөри. Казах егете Сарсенгали абый Ләмига апаны Мамадышка килеп эзләп таба.

– Сарсенгали Әстерханнан монда яшәүче абыйсына кунакка кайткан иде. Ул вакытта егетләр белән дә йөрмим, бөтенләй кияүгә чыкмыйм дигән чагым. Сарсенгалине бер күрү җитте. Ошаттым. Ноябрь аенда танышсак, апрельдә өйләнешеп тә куйдык, – дип искә ала Ләмига апа.

24 ел буе район ветеринария берләшмәсендә эшли ул. Үзе – ветеринар, ире машина йөртүче була. Икесе дә эштән инвалидлык буенча пенсиягә китәләр. Авыру Ләмига апаны урынга ук ега. Бар тик Аллаһы Тәгаләгә ялварып сораган догалар гына аны яңадан аякка бастыра. Шуннан соң алар игелекле эшләр кылырга тотына. Район инвалидлар оешмасы өчен төрле бәйрәмнәр, чарлар уздыралар. Республикакүләм бәйгеләрдә катнаша башлыйлар. 

– Без туган җир, әниләр, мәхәббәт туындагы җырларны яратып башкарабыз. Кайда чакырсалар, шунда барырга тырышабыз. Пандемия вакытында бәйрәмнәр кимеде. Аның каравы, без күбрәк урамда җырладык. Әле менә ярминкәләр башлангач, анда да чакыралар. Килгән халык өчен җырлыйбыз, – ди Ләмига апа.

Бераз гына күренми торсалар, сезне югалттык дип шалтыраталар, яннарына килеп әйтәләр икән. Халык аларның җырлаганын бик ярата.

– Ирем бик акыллы кеше булды. Әле ярый аны сайлаганмын, дим. Күңеле чиста, мәрхәмәтле ул. Әтисе дә аксакал иде. Хәзер инде әти дә, әни дә исән түгел. Әмма без, җае чыкан саен, иремнең туган ягына кайтырга тырышабыз, - ди ул – Бер-беребезне аңлап яшибез. Өч кыз үстердек. Инде оныкларга да казах гореф-гадәтләрен сеңдерәм, ризыкларын пешерергә өйрәтәм. Бишбармакларын яратып әзерлим һәм кунакларны сыйлыйм. Ирем ризыкны талымлап тормый. Булганына шөкер итеп, рәхмәтен әйтеп ашый. 

Сарсенгали абый белән Ләмига апаның бергәләп сәхнәдә чыгыш ясауларына 15 ел икән. Гомер итүләренә 44 ел тула. Алар үзләрен бик бәхетле итеп саный. Тормыштагы авырлыклар аларны тагын да якынайта.

– Гомерләр бик тиз уза. Шуңа да аны матур итеп, халыкка хезмәт итеп үткәрергә кирәк. Сәхнәдә җырлый башлауга бар авыруларым онытыла, - ди Ләмига апа. – Җырлар күңелне дәвалый. Татарча җырларны өйрәнгәндә иремә башта мәгънәсен аңлатам. Казахча җырлар да ошый. Безнең моңнар, җырлар охшаш. Хәер, инде Сарсенгали абыең белән икебез бер кешегә әйләндек.


Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
583
0
6
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: