Әлифбага юл өзелми
Әлифба китабының авторы турында сез белгән һәм белмәгән нәрсәләр күп икән ләса!
Самара өлкәсендәге Камышлы районының Байтуган авылында беренче сыйныфка укырга килгән балаларга ел саен бәйрәм ясыйлар: алар сентябрь аенда зур дулкынлану белән авылдашлары Сәләй Вәгыйзов музеена юл тоталар. Ә Сәләй агалары – берничә буын хәреф танырга өйрәнгән Әлифба китабының авторы. Кулларына букча белән чәчәк тоткан ак алъяпкычлы кыз мәктәпкә бара. Янәшәдә генә койрыгын болгап, маэмай йөгерә, дускаен укырга озата бара. Тышлыгында әнә шундый рәсем ул дәреслекнең. Хәтерләдегезме инде?
Гаҗәп хәлләр дә була
Сәләй Гататович туган авылына урау юллар белән генә кайта алды. Әгәр Нурания ханым Абзалова бу хакта район үзәгеннән ишетеп кайтмаса, белмим, авыл уртасында, аның нигезендә бүген музей-йорт балкып утырыр идеме икән? Бу изге җиргә сукмак бер дә өзелми хәзер. Самара өлкәсеннән, Татарстаннан, күрше төбәкләрдән, тагын әллә кайлардан килеп чыгалар. Балалар да бу бәйрәмгә җентекләп әзерләнә. Сәләй агаларына, Әлифбага багышланган шигырьләр дә күп. Язучылар, журналистлар авылларына еш килеп чыга бит. Иҗат кешесендә хисләр уятмый калмый бу җирлек.
Нурания дә, апасы Гөлфия дә, Самарадагы медучилищены тәмамлап, туган авылларында фельдшер булып эшләгәннәр. Авырулар янына гел йөреп торырга туры килә бит инде. Шул уңайдан Гөлфия ханым Әлифбага кагылышлы бер кыйсса сөйләгән иде.
– Бервакыт шулай бер яшьлек сабый авырып киткән. Өйләренә чакырдылар Карыйм: бала кулына китап тотып ята. «Әлифба китабы бу, – ди әнисе. – Шуннан башка йокларга да ятмый. Башкасын биреп карыйбыз. Ничектер таный шуны. Иң кызыгы шунда: башкаларын бөгәрләргә, ертырга да мөмкин, ә Әлифбаны сыйпап кына тора. Үзебез дә аптырыйбыз инде», – ди. Тагын да гаҗәбрәге соңрак булды. Ул көнне сеңлем Нурания эш белән район үзәге Камышлыга киткән иде. Шунда очраклы гына Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзовның авылдашыбыз икәнен белеп кайтты. «ТНВ»дан аның юбилеена багышланган тапшыру күрсәткәннәр икән. Кемдер аңа шул хакта сөйләгән.
Минем йортым ни хәлдә?
Әлифба музее ачылуга менә шушы бер җөмлә этәргеч булгандыр дисәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Нурания укырга кергән елны Татар Байтуганында татар мәктәбе ябыла. Татар балалары, елый-елый, Рус Байтуганына юл тота.
– Мәктәптә бер сүз дә татарча әйтергә ярамады. Укытучылар бик ачуланалар иде, – дип искә ала Нурания ханым бу көннәрне. – Ярый әле өйдә татар мохите булды. Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова авылга килеп концерт куйгач, мин бик җитди кыяфәттә: «Казанга укырга барам», – дип игълан иттем. Әни: «Кая барасың? Татарча белмисең бит», – дигәч, үксеп-үксеп еладым.
1975 елда мәктәп укучылары арасында Самара өлкәсе буенча үткәрелгән «Ватан нидән башлана?» дигән иншалар бәйгесендә Нурания беренче урынны ала. Аның күз яшьләре белән язылган иншасы «Шуршат страницы Алифбы» дип атала. Монда ул шушы кадерле китаптан хәрефләрне өйрәнә, мәктәптә туган телендә сөйләшә алмавы турында йөрәгеннән чыккан сүзләрне тезә. Ул вакытта Әлифбаның авторы Сәләй Гататовичның үз авылыннан булуы башына да керми әле. Әйтүче дә булмый. Күрәсең, онытыла төшкәндер.
Бу хакта белгәч, озак уйланып йөри Нурания. Ахыр чиктә Арча педагогия көллиятенә хат юллый. Сәләй ага шунда эшләп иҗат иткән бит. Авылдашы аңа үзе җавап яза. Нурания ханым күп уйлап тормый, ире һәм тагын бер укытучы белән Арчага юл тота.
– Инде 30 елдан артык авылын кайтып күрмәсә дә, бер тыкрыгын да онытмаган. Туган йорты төшләренә кереп йөдәтә икән. Барысын да күреп китү теләге белән яшәгән ул. Тик, ни кызганыч, насыйп булмаган. Ул вакытта аңа 91 яшь иде инде, – дип искә ала Нурания ханым. – Сәләй ага безне: «Минем йортым ни хәлдә икән?» – дигән сорау биреп, күз яшьләре белән озатып калды. Шул мизгелдән бу сүзләр миңа тынгылык бирмәде. Аның нигезендәге соңгы чиккә җиткән ташландык йортны күргән саен, йөрәгем сыкрады.
Яшен тизлегендә
Ул вакытта вакыйгалар үзем өчен дә, ничектер, яшен тизлегедәй үтә торды. Бер сабакташым миннән яңа нәшер ителгән Әлифба дәреслекләре турында язуымны үтенгән иде. Кайчандыр Арча педучилищесында укуымны күздә тоткандыр инде, күрәсең. Язмам басылуга, педучилищеның элеккеге директоры Илдус абый Сәгъдиев шалтыратты. «Мәкаләңне укыгач, уйга калдым әле. Безнең Рәмзия апа белән Сәләй ага ничектер онытыла, күләгәдә калып бара сыман», – диде ул. Тиз генә җыендым да Арчага юл тоттым. Әлифба музеена кереп, укытучыларымның язмышы белән тагын бер кат таныштым. Яздым. Озак та үтми, Арча көллиятендә үткәрелгән бер конференциядә Әлифбага һәйкәл кую турында тәкъдим ясаганнар. Ачылу тантанасына Сәләй аганың авылдашлары да килде. Байтуганда музей ачарга хыялланып йөргән Нурания ханымга шунда Разил Вәлиев эшлекле тәкъдим ясый: Сәләй аганың авылдашлары исеменнән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәргә. Әнә шулай күмәк көч белән музей-йорт сафка баса.
Үз илемдә ямьле миңа...
Арчада Сәләй ага белән Рәмзия апа язмышын Тукайныкы белән чагыштырырга яраталар. Икесе дә ятимлекнең ачысын-төчесен татыган. Сәләй-Сөләйман алты айлык чагында, аның әтисен, башка бер кеше белән бутап, урманда ялгыш кыйнап үтерәләр. Әбисе Миңҗамал: «Ир бала әтисе нигезендә үсәргә тиеш», – дип, малайны үзенә алып кала. Ә әнисе туган җиренә кайтып китәргә мәҗбүр була. Соңрак Сәләй ага: «Ниндидер бер хатынның, күз яшьләренә буыла-буыла, урам уртасында кысып-кысып кочаклаганы хәтердә», – дип искә ала. Әмма әбисенең сәламәтлеге какшап китә һәм ул оныгын авылдашлары Гататдин белән Гайшәгә асрамага бирә. Хәләл җефете Рәмзия апа исә, җиде яшьтән ятим калып, Башкортстанның Эстәрлетамак балалар йортында тәрбияләнә. Егет белән кызны Казан педагогика институты кавыштыра. Арча педагогия училищесына кайтып эшли башлагач та, бәхетле тормышларына сугыш чик куя. 1942 елда Сәләй аганы фронтка алалар. Завуч булып эшләгән ирен хатыны алыштыра. Көн дә хәбәр көтеп, иренең исән-сау кайтуына өметләнеп яши ул. Әмма өметләре тиз генә акланмый. Сәләй ага Харьков янындагы сугышларда әсирлеккә эләгә. Соңыннан аңа Америкага китәргә тәкъдим ясыйлар. Әмма Сәләй ага: «Минем үз илемә кайтасым илә», – дип кырт кисә. Һәм... Печора лагерьларына эләгә. Рәмзия апага бу хакта хәбәр килеп ирешкәч, ике нарасыен җитәкләп, ике мәртәбә ире янына бара. Мондый сәяхәтләрнең ахыры аянычлы була, аны эшеннән куалар. Ире, сабыйларны саклап калу ниятеннән, үзеннән баш тартырга куша. Чыннан да, «баш тарта» ул, тик күз буяу өчен генә. Соңрак дуслары ярдәмендә педучилищега кире кайта. Шул көннәрдән алып 1969 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты, методика дәресләре укыта. «СССР халык мәгарифе отличнигы», «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
Сәләй ага да, исән-сау әйләнеп кайткач, бик зур авырлыклар белән эшкә урнаша. Ул – Татарстанның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, Ушинский медале иясе.
Зәңгәр тышлы дәреслек
1960 елда төзелә башлаган Әлифба балалар кулына 1965 елда гына барып ирешә. Баштарак Сәләй аганы «фән кандидаты булмаган башың белән монда буталып йөрмә» дип, Әлифбасы-ние белән борып җибәрәләр. Шулай да Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган бәйгедә бу дәреслек икенче урынны ала. Беренче урын бөтенләй бирелми. Шуннан соң Рәмзия апа белән Сәләй ага иҗат иткән дәреслекләргә юл ачыла да инде. Алты яшьлекләр өчен, өч сыйныфлы башлангыч мәктәп өчен, «Рәсемле Әлифба»... Алар Әлифбаны латин хәрефләре белән төзергә өлгерәләр. Тагын укытучыларның өстәл китабына әверелгән уку китаплары, татар теле дәреслекләре, «Кызыклы грамматика», «Матур язу» дәфтәрләре... Аларның барысы да – бүген укытучылар һәм укучылар кулында.
Сискәнү
Сәләй аганың «кайтуы» Байтуган авылы халкын сискәндереп җибәрде, үзләренең кем икәнлекләрен тагын бер кат искәртте кебек. Монда Рус, Татар, Чуаш Байтуганнары берләшеп утыра, авыллар бергә кушылган. Шуңа күрә укыту эшләренең дә рус ягына авышуын аңларга да, акларга була. Дөрес, Татар Байтуганы халкы үз телендә иркен сөйләшә, балалар да үзара татар телендә аралаша. Әдәби телне югалтмаска мәктәптә дә бик тырышалар. Баштарак музей өчен экспонатларны да, йорт саен йөреп, бергәләп җыйды алар. Чөнки Нураниягә: «Музейны салуын салырбыз, тик киштәләргә нәрсә куярсың икән соң?» – дип кинаяле сорау биреп ташлаганнар. Хәзер инде экспонатлар да мулдан, хәтта музейны киңәйтү өстендә эшләргә дә кирәк. Кунаклар күп килә бит. Чәй бүлмәсе дә комачауламас иде. Бүген музейдагы эшләр – апа-сеңел, ике баҗай Фәрхәт белән Мәсхүт кулында.
Байтуган ул – таулар иле. Бер ягы сөзәк кенә булган Бигәш тавына менсәң, бөтен тирә-як уч төбендәге кебек күренеп тора. Монда Бигәш кенәз үзе җирләнгән дигән фаразлар да яши.
Монысы да – Абзаловлар һәм Ибәтовлар өчен изге җир, чөнки тарихи чыганаклардан алар нәсел тамырларының Бигәш кенәзгә барып тоташуын ачыклаганнар. Уй-теләкләре дә бар. Бигәш тавын изге тау итеп рәсмиләштерергә һәм төрле чаралар үткәрергә. Авылларының даны тагын да ераккарак таралыр иде, дип уйлый алар. Сәләй агалары да Байтуганга әнә нинди яңарыш алып килде бит!
Фәния Әхмәтҗанова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз