Кукмара районында туган телләрдә диктант яздылар

Диктант язучылар телне (мари яки удмурт) үзләре сайлап алды.

16 октябрьдә Татарстанда Республикасында “Туган телләрдә диктант” акциясе узды. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә оештырды. Анда кукмаралылар да актив катнашты. Диктант язучылар телне (мари яки удмурт) үзләре сайлап алды.

“Акция туган телләрдә белем дәрәҗәсен күтәрү һәм аларны популярлаштыруга, шулай ук туган тел укытучылары һәм филологларга игътибарны арттыруга юнәлдерелгән. Безнең районда диктант язу өчен мәйданчыклар Урта Комар, Поч.Сутер, Түбән Урәс, Нырья, Лельвиж, Ош.Юмья, Поч.Кучук мәктәпләре базасында оештырылды. Диктант язуда барлыгы 150дән артык кеше катнашты”, - дип хәбәр итте чараның кураторы Энҗе Нигъмәтуллина.

Чыганак: Хезмәт даны

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
304
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: