Харисовлар Иске Үтәмештәге "Мәликә" чишмәсен кадерләп торалар

"Мәликә" чишмәсе тирәсендә хәзер төннәрен дә яп-якты.

Иске Үтәмеш авылы үзәгендәге "Мәликә" чишмәсе тирәсендә хәзер төннәрен дә яп-якты: монда яңа яктырткычлар – фонарьлар урнаштырдылар.

2001 елда әлеге чишмәне тумышлары белән шушы авыл егетләре, Гата бабай уллары - бертуган Ринат, Азат Харисовлар төзекләндергән.

Инде аларның бертуганы Рөстәм һәм шул ук Ринат абыйларның уллары биредә сигез данә яктырткычлар куйдылар.

- Чишмә тирәсе авылга тагын бер бизәк өстәде. Харисовларга авылдашлар исеменнән бик зур рәхмәт, алар моңа кадәр олы юлдан зиратка кадәр 160 метр озынлыкта таш юл да салдырдылар, зират капкасын алыштырдылар, бер өлеш коймаларны яңарттылар, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.

Чыганак: Безнең Чирмешән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
696
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: