Халыклар дуслыгы яшәгән авыл
Бу якларда булган кешеләр хәбәрдар – Чепья күпмилләтле авыл. Удмурт, татар, мари, рус, чуваш милләтеннән булган кешеләр үзара дус, тату яши. Музейны «Халыклар дуслыгы» йорты дип атау да нәкъ менә шуның белән бәйле.
Чепьяда Халыклар дуслыгы музее бар дигәч, әллә ни гаҗәпләнмәдем. Авыл күпмилләтле, һәм биредә шундый исемдәге музей булу табигый кебек тоелды. Ләкин аны бу дәрәҗәдә зур дип уйламаган идем. Зурлыгы гына түгел, экспонатларының күплеге, темаларының төрлелеге белән дә шаккатырды ул.
93 ЯШЬТӘ – ДИРЕКТОР
Сүзне музейның иң уникаль экспонаты, әй, нәрсә язам инде, җитәкчесеннән башлыйсым килә. «Уникаль» дигәндә ялгышмадым үзе. Музейны беренче көннән үк җитәкләгән, һәр экспонатын бөртекләп җыйган кеше – СССРның халык мәгарифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе Гарифҗан Галиев. Илле өч ел дәвамында әлеге музейны җитәкли ул! Бүген аңа 93 яшь. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә музейга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте һәм ветеранга Җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче медальне тапшырды.
– «Татарстан» журналының бер санын да калдырмыйча укып барам, – дип каршы алды безне Гарифҗан ага. – Аеруча талантлы татар егет-кызлары, ил күләмендә танылган милләттәшләребез турындагы язмаларыгыз ошый. Мин һәр татарның уңышына сөенәм, уңышсызлыгына көенәм…
Ул да түгел, музей директоры аталарча сорап куя:
– Юллар ничек булды, ардырмадымы?
«Юк», дигән җавап ишеткәч, үзе артыннан барырга ишарәләп, күрше залга чакырды.
Гади бер авылда мондый масштабтагы музей булу, тыйнак кына әйткәндә, гаҗәп. Казанның да кайбер музейларын Чепьяныкы белән чагыштырып булмый хәтта. Әлеге фикеремне Гарифҗан агага да әйттем:
– Әйе, музеебыз бик шәп. Узган ел капиталь ремонт ясалды. Бик кирәк иде ул безгә, – диде.
Биредә барлыгы ун зал. Беренче катта – төрле халыкларның көнкүреш кирәк-яраклары, Чепья җирлегендә яшәгән халыкларның милли киемнәре. Һәр халыкның тормышын яктырткан аерым почмаклар да булдырганнар. Шәхсән миңа чулпы таккан татар кызы белән мари кызы ошады. Икесе дә үргән чәчләр белән ясалган, ә чулпылары төсе, зурлыгы буенча нык аерыла! Шушы милли курчакларга сокланып тора идем, Гарифҗан абый кисәтү ясады:
– Миңа кара әле. Кешедә маңгай күзе, күңел күзе була. Син шуның икенчесе белән күр, – диде.
Елмаеп куйдым. (Әңгәмәдәшем укытучы да бит. Ә алар укучының игътибар белән тыңлыймы, юкмы икәнен тиз абайлыйлар). Тарихчы борынгы картага төртеп күрсәтте.
– Бу – борынгы Чепья авылы. Революциядән соң биредә атаклы базар булган. Әллә ничә чакрымнардан килеп сәүдә иткәннәр…
Гарифҗан аганы дикъкать белән тыңлаганнан соң, музейның барлыкка килү тарихы белән кызыксындым:
– Җиңүнең 20 еллыгы якынлашкан вакытта барлык мәктәпләргә юбилей датасына багышланган почмак булдырырга куштылар, – диде әңгәмәдәшем. – Ул вакытта мәктәптә 5 тарих укытучысы эшли идек. Алар арасында иң яше булганга, күрәсең, музей почмагы ясауны миңа йөкләделәр. Өемдә фронттан кайткан 133 төрле предмет бар иде. Музей почмагы өчен шулар беренче экспонатлар булды.
Менә шулай итеп мөгаллим җирле тарих белән кызыксына башлый. Авыл буйлап балалар белән фронт хатларын, документларны җыеп йөргәндә, бер фикергә килә: эшне болай гына туктатырга ярамый. Халыкта әнә никадәр кызыклы ядкарьләр бар икән. Аларны бергә тупларга кирәк!
– Экспонатлар эзләп йөргәндә, балаларның күзендә якты нур балкып торды, шундый зур кызыксыну туды ки, туган як тарихын өйрәнү буенча тарихи түгәрәк булдырдым, – дип сүзен дәвам итте Гарифҗан ага. – Җир өстеннән генә түгел, тарихи әйберләрне җир астыннан да эзли башладык. Укучылар белән археологик эзләнүләр башлап җибәрдек. Бүген музей фондында тупланган әйберләрнең 97 проценты – Чепья урта мәктәбендә белем алган малай, кызларының хезмәте ул. 50 ел эчендә без 22 меңнән артык экспонат җыйдык.
СУГЫШ ЭЗЕ…
Бу якларда булган кешеләр хәбәрдар – Чепья күпмилләтле авыл. Удмурт, татар, мари, рус, чуваш милләтеннән булган кешеләр үзара дус, тату яши. Һәм бу буыннан-буынга шулай күчеп килгән. Музейны «Халыклар дуслыгы» йорты дип атау да нәкъ менә шуның белән бәйле. Чепья мәктәбендә укыган кем белән сөйләшсәң дә: «Ул музейга минем дә өлеш керде», – дип искә ала. Хәтта Гарифҗан ага бер кызык хәлне сөйләп көлдерде:
– Башка милләтләрнең кул беләзеге бар, татарныкы гына юк, – дип музейга килгәч мәктәп укучыларына сөйләп торган идем. Икенче көнне ни күрим: бер укучым калын көмеш беләзек алып килде.
– Әнинең кулыннан салдырып алдым, – диде. Аптырап киттем. Ул малайның әнисен очраткач: «Беләзегегезне үзегез бирдегезме?» – дип сорадым.
– Үзем, – диде. – Менә шулай, сеңлем, музей дип, ата-аналар да җан атып торды.
Сөйләшә-сөйләшә, җитәкче белән икенче катка күтәрелдек.
– Мин инде – «карт бүре», бер нәрсәдән дә курыкмыйм, – диде Гарифҗан ага. – Казанга җыелышларга барсам, торып басып, сүземне туп‑туры әйтәм.
Музейга бер ел элек булган ремонтны күздә тотып шулай ди җитәкче. Бездә бит еламаган балага имезлек каптырмыйлар…
Гарифҗан Галиевның тормышы сугыш белән бәйле дип язган идем. Язмышы белән кызыксынгач, музей җитәкчесе менә нәрсәләр сөйләде:
– Арбор авылында туганмын мин. 1927 елны Арборның егермедән артык гаиләсе, карурманны чистартып, йортлар салган. Яңа авылга Каенсар дип исем биргәннәр. Әти‑әни яңа нигезгә күченгәндә, миңа җиде ай була. Авыл зур булмаса да, бик матур иде. Башлангыч классларны Субаш мәктәбендә укыдым, аннан 7 классны Түнтәр мәктәбендә тәмамладым. Иң яраткан фәнем тарих иде. Шул юнәлештә укырга керәсем килде. Тик укый алмыйча калдым – сугыш башланды. Колхоз эшендә эшләдем, урман кистем. Унҗиде яшем тулганда хәрби училищега алдылар. Бер елдан инде һава флотында Ил-2, Ил‑10 маркалы самолетларда радист-укчы булып хезмәт иттем. Аларны халык телендә «оча торган танклар» дип йөртәләр. 6,5 тонналы бронялы бу авыр техника күперләр, дзотларны юкка чыгару өчен, танкларга каршы сугышта кулланыла.
Гарифҗан агага төрлесен күрергә насыйп була: бер операция вакытында каты яраланып, тугыз ай госпитальдә ята. Туган ягына 1948 елда гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Фронттан кайткан егетне Пыжмара мәктәбенә военрук итеп эшкә билгелиләр. Шул елларда ул читтән торып югары белем алырга да өлгерә. Әле биш ел Пыжмара авылында колхоз рәисе дә булырга туры килә үзенә.
ПУЛЕМЕТНЫ АВТОБУСКА ТӨЯП – АВЫЛГА!
Бөек Ватан сугышына багышланган залда безне тәлинкәле радиодан яңгыраган Левитан тавышы каршылады. Көн дәвамында ул шулай сөйләп тора икән. Бәгырьләргә үтә торган бу тавышны моңарчы әллә никадәр ишетсәм, тыңласам да, яңадан тораташ булып каттым. Ә әлегә кадәр егетләрчә гайрәтле әңгәмәдәшем кинәт кенә моңсуланды.
– Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде, – дип, нечкәреп китте ул. – Шул елны мин әнисез калдым. Һич онытасым юк: басуга эшкә киткәнемне әни, болдырга басып, бик озак карап калды. Мин дә кат‑кат борылып карадым. Бүтән көнне алай итми идем. Басуга барып озак та эшли алмадым, бер бала йөгереп килде. «Әниең үлә…», – диде. Әнигә инсульт булган. Ул вакытта «паралич суккан» дияләр иде. 14 яшемдә әнинең ләхетен үзем алдым…
Музейның әлеге залы берничәгә бүленгән. Сугыш коралларына багышланган ягы бар. Анда шактый тарихи, үзенчәлекле экспозицияләрне күрергә була. Мисал өчен, Емельян Пугачев явы заманнарындагы металл кистән, 1840 елда Тулада җитештерелгән зиннәтле рус кылычы, XIX гасыр урталарындагы француз шпагасы… Шулай ук Америка, Бельгия, Төркия, Германиядә эшләнгән наганнар, маузерлар, винтовкалар, Австрия флягасы белән дә танышырга мөмкин.
Һәркайсының музейга килеп эләгүенең үз тарихы бар. Гражданнар сугышы залындагы 1908 елгы «Максим» пулеметының тарихы исә аеруча гаҗәп тоелды. Эш менә нәрсәдә: бу якларда Гражданнар сугышы бәрелешләре күп булган. Кызылгвардиячеләр Колчак армиясенең алга баруын
Нократ ярында туктата алган. Ул урын Балтач авылына 17 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. Гарифҗан ага әлеге тарихи вакыйганы ныклап өйрәнә. Ун ел буе ул укучылары белән шушы урыннарда казу эшләре алып бара. Тырышлык бушка китми – сугыш кораллары табыла, берничә «Максим» пулеметы патроннары, гильзалары да килеп чыга. Тик тынгысыз укытучы моның белән генә тукталмый – пулеметның үзен эзли башлый. 1989 елда ул Татарстан хәрби комиссариатына хат яза, әмма аның үтенечен кире кагалар. Шуннан соң да музей директоры бирешми, хатны кулына тотып, Казанга китә. Баш комиссар ишеген шакый. Ә ул исә ветеранны кире борган хезмәткәрне чакыра да:
– Аңа формаль җавап түгел, «Максим» бирергә кирәк! – ди.
Нәтиҗәдә, пулеметны Пенза өлкәсендәге бер хәрби частьтагы складтан табалар. Гарифҗан ага алар белән элемтәгә керә.
– Килеп алыгыз, ләкин юлга машинада чыгыгыз, яныгызда озата баручы да булсын, – диләр.
Машиналарны бармак белән генә саный торган чорда музей директоры техниканы кемнән сорасын инде? Гарифҗан ага, тәвәккәлләп, ялгызы юлга кузгала. Хәрби частьта кырт кисәләр:
– Пулеметны машинада гына йөртергә ярый, – диләр.
Озак сөйләшү-аңлашулардан соң ветеранга «Максим»ны бирәләр. Әле вокзалга кадәр илтеп тә куялар. Бу хәлгә куанып бетә алмаган музей директоры гаять дулкынлана, машинада пулеметның чехолын да онытып калдырганлыгы ачыклана. 62 килограммлы пулемет күтәргән агайны, аңлашыла инде, поездга кертмиләр. Гарифҗан абый югалып калмый: коралны сүтеп, өч кисәккә аера да вагонга кереп утыра. Гөнаһ шомлыгына каршы, билет тикшерүче ревизорның аягы «Максим»га тиеп китә. Тарихчыга тагын музейга экспонат алып кайтуын озаклап аңлатырга туры килә. Казанга кайткач, шушы пулеметы белән шәһәр буйлап атлый. Кешеләр, бу тамашага аптырап, борылып-борылып карый…
Озын сүзнең кыскасы, Гарифҗан ага маршрут автобусында пулеметны музейга алып кайтып җиткерә. (Күпме кул күтәреп торса да, юлда бер генә җиңел машина да туктамый.) Музейның яңа экспонаты өчен иң сөенгән кешеләр мәктәп балалары була. Бигрәк тә малайлар!
ХАЙВАННАР ДӨНЬЯСЫНДА…
Музейның тагын бер залына аяк баскач, аптырап китәсең. Монда сине кошлар сайравы каршы ала. Башта агачтагы нәни кошчыклар сайрый, дип уйлыйсың. Аннан соң ул агачның – ясалма, ә кошларның бары сөкәтләр (чучело) икәнен аңлыйсың. Шулай ук биредә аю, бүре, башка дистәләгән җанварларның сөкәтләрен күрергә була. Барысы да чып‑чын кебек.
– Бу җанварларның барысы да сезнең якларда яшиме? – дим Гарифҗан агага.
– Бөтенесе дә түгел инде. Шулай да ара‑тирә күрергә була. Мәсәлән, тайга урманнарыннан безгә аюлар килгәне бар, күрүчеләр дә булды. Бу зал балалар өчен дип эшләнде. Тарих белән бергә табигатьне дә белсеннәр дип.
Әлеге сөкәтләр музейга шактый еллар элек кайтарылган. Берсе‑берсе генә дә 60–70 мең сум тирәсе тора икән. Аларны махсус препаратлар белән эшкәртеп, тузаннан арындырып торалар.
– Минем кызлар бик әйбәт бит, – диде җитәкче. – Музейда эшләүчеләр – үз укучыларым. Алар килгән кешеләргә экскурсия дә үткәрә, барлык экспонатларны да менә шулай тәртиптә тота. Тормыш иптәшем вафат булганга егерме ел инде. Алар мине әтиләре урынына карый. Зур рәхмәт үзләренә!
Экскурсиягә килгән кешеләрнең яратып фотога төшә торган урыны әлеге зал икән. Тагын кечкенә балалар да озак итеп биредә йөри, диделәр.
Музейдагы палеонтологик, археологик экспозицияләр дә кызыклы тоелды. Мисал өчен, шушы җирлектән табылган мамонтның 2 метр озынлыктагы казналыгы гына да ни тора. Аның авырлыгы 137 килограмм икән.
…Менә шундый ул Халыклар дуслыгы музее. Әлбәттә, бөтен экспонат турында сөйләп бетереп булмый. Шуның өчен аны барып күрергә кирәк. Биредә эшләүче кызлар сезгә алар турында бик яратып сөйләр. Бер уңайдан Балтачның легендар шәхесе – Гарифҗан Галиев белән дә танышырсыз. Иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр һәр көн шунда ул.
КАЙДА:
ТР, Балтач районы, Чепья авылы
КАЙЧАН:
Көн саен 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр.
НӘРСӘ:
Халыклар дуслыгы музее
Чыганак: "Татарстан" журналы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз